Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр үз кул астында 10 ел эшләүчеләргә 1 миллион сум акча түли

news_top_970_100
Эшмәкәр үз кул астында 10 ел эшләүчеләргә 1 миллион сум акча түли

Gloria Jeans фирмасы директоры, «Форбс» исемлегенә кергән бай Владимир Мельников үзенең компаниясендә 10 ел эшәүчеләргә 1 миллион сум акча түли. «Бу – премия дә, бүләк тә түгел, бу – минем бурычым», – дигән ул. Бу хакта «Российская газета» яза.

Gloria Jeans компаниясендә 10 ел эшләгәннәр 2527 кеше җыелган, бу – бөтен эшчеләрнең 17 проценты. Мельников үзләренең шулкадәр гомерләрен бүләк иткән хезмәткәрләргә рәхмәт әйткән. Кемнең кайда кем булып эшләвенә карамастан, түләүне ала.

«Мин Аллага һәм үземә бу бүләкне эшләргә вәгъдә бирдем, беркемгә дә әйтмәдем. Акча алучылар кайчандыр «Глория Джинс»ка бүләк ясады. Хәзер минем бүләк ясар чиратым җитте», – дигән ул.

Владимир Мельниковның 2021 елда байлыгы 700 миллион доллар дип бәяләнгән. 2022 елда компания 6,141 млрд табыш алган, дип яза Интерфакс. 2022 елның 31 декабренә компаниянең 300 шәһәрдә 675 кибете булган.

«Коммерсантъ» язуынча, Gloria Jeans Россиядән киткән чит ил компанияләренең урыннары алу исәбенә табышын кисәк арттыра алган.

Владимир Мельниковка 75 яшь, ул Белоруссиядә 4нче ир бала булып туа. Әнисе дә, әтисе дә үлгәч, начар укый башлый, 12 яшендә мәктәптән куыла, кибеттән азык-төлек урлый, ПДНга учатка баса. Аңа «колониягә утыру» яки «эшкә урнашу» дигән сайлау куялар. Ул 14 яшендә заводка урнаша һәм 16 ел цехта токарь булып эшли. Эштән китеп, сату итә башлый. Шул акчасына аттестат сатып ала. Спекуляция өчен 2 тапкыр хөкем ителә. 1988 елда «Глория Джинс»ка нигез сала. 2011 елда «Форбс» исемлегенә керә. Беренче хатыны вафат, икенче хатыны – актриса Виктория Богатырева. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100