Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр ир-атны үтергәннәр, хатынын бассейнда батырырга маташканнар

news_top_970_100
Эшмәкәр ир-атны үтергәннәр, хатынын бассейнда батырырга маташканнар
"Татар-информ" архивы

Тула шәһәрендә ике эшче эшмәкәр ир-атны үтергән, аның хатынын бассейнда батырып үтерергә маташкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Таҗикстан гражданины иптәше белән бергә эшмәкәр ир-атны талауда, үтерүдә, аның хатынын үтерергә маташуда гаепләнә. Аны сак астына алганнар.

РИА Новости белешмәсе буенча, 4 июньдә чит илдән килгән ике кеше Чекалин шәһәрендәге шәхси йортта эшли. 2004 һәм 1990 елда туган бу ир-атлар эшли торган өйдә 52 яшьлек эшмәкәр һәм аның хатыны яши. Эшчеләр хуҗаларны талау өчен һөҗүм итә.

Шулай итеп алар хуҗаны кыйнап үтерә. Аннары хуҗабикәгә пычак белән янап, акчалар ята торган сейфны ачтыралар, 2 миллион сум акчаны талап алалар. Хуҗабикәне бәйлиләр һәм өй янындагы бассейнга ыргыталар, үзләре качып китәләр.

Хуҗабикә хатын судан чыгу җаен таба, полициягә хәбәр итә.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне Мәскәүдә һәм Ленинград өлкәсендә тоталар.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100