news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр Фәнис Хаматдинов: «Авылда калырга кирәк, чөнки авыл бит шәһәрне туендыручы»

Фәнис Хаматдинов – Кукмара районы Аш-Буҗи авылында яши. Нәрсә белән генә шөгыльләнми ул. Бүгенге көндә аның пекарнясы, сөт комбинаты, чеби үстерү фермасы бар. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татар теле, әдәбияты, журналистика» юнәлешенең 2 курс студенты Зәлия Гыйльметдинова уңган эшмәкәр белән таныштыра.

news_top
Эшмәкәр Фәнис Хаматдинов: «Авылда калырга кирәк, чөнки авыл бит шәһәрне туендыручы»
Фото: видеодан скриншот

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль нәкъ Хаматдинов Фәнис Фәләхетдин улы турында. Ул – хөрмәткә лаек, тырыш, эш сөючән кеше. Фәнис абый Кукмара районы Аш-Буҗи авылында яши. Авылда гөрләтеп эшли.

Фәнис абый 1985 елда Киров өлкәсендә Савали техникумында авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алган, аннан Аш-Буҗи колхозында агроном булып эшли башлаган. Бер үк вакытта профсоюз рәисе булырга һәм күрше колхозны җитәкләргә туры килгән. 2000 елда ул икмәк пешерү эшенә керешә. Колхоз пекарнясын арендалап, икмәк пешерә башлый.

2003 елда үзләренең өйләре янында пекарня ачалар. Шуннан Фәнис абыйларның эшләре ныклап башланып китә дә инде. Урын җитми башлагач, Адай авылында да пекарня ачалар. Ул да җитмәгәч, 2018 елда Аш-Буҗи авылы каршысында 1000 квадрат метрлы пекарня эшли башлый.

2019 елда тагын киңәяләр. Бүгенге көндә анда 12 тонналап икмәк, камыр ризык җитештерәләр. 500 кибеткә җибәрәләр һәм инде икмәкләр күрше республикаларга да таратыла: Удмуртия, Марий Эл, Киров өлкәсенә барып җитә. 15 машина икмәкне тарата.

«Эштән курыкмаска кирәк»

Бизнесны ачканда төрле вакытлар була, бирешә башласак, җиңелгән булыр идек. Үз хезмәтебез белән генә дә бүгенге көндә берничә оешма булдырдык: икмәк пешерү, кибетләр челтәре, сөт комбинаты һәм чеби үстерү фермасы.

Без бер төрле ипидән башлаган идек. Күләме булмаса, аның хезмәт хакы да булмый. Әкрен-әкрен генә базарны яуладык, хәзер 100дән артык продукция җитештерәбез. Эшче куллар була тора, эшли торалар, яшьләр килмәгәч, өлкәннәргә кала, үзебезнең күрше-тирә авыллардан килеп эшлиләр. Машина эшчеләрне сменага алып килә, илтеп куя.

Әлегә кадрлар кытлыгы юк, кешеләр җитә, әмма яшьләр җитми, барысы да шәһәргә китә, авылга кайтучы әз. Авылда калырга кирәк, чөнки авыл бит шәһәрне туендыручы. Шуңа күрә авылны үстерү өчен бүгенге көндә яшьләр кирәк. Пекарня кызлары да, эшләүчеләребез дә картаеп бара. Яшьләр бик кирәк, – ди эшмәкәр.

Фәнис абый яшьләрне иң беренче чиратта эштән курыкмаска өнди.

«Беренче чиратта, эштән курыкмаска кирәк. Бөтен эшне дә эшләргә була: эше дә була, кереме дә. Иң мөһиме – курыкмаска», – ди.

Ипи пешерү цехында тәмле ипи исе килеп тора. Минзилә апа Нәзметдинова камырны әвәләп, боҗралар ясый иде.

«Аллаһка шөкер, без коллективта бик дус-тату эшлибез. Без барлыгы 15 хатын-кыз – төрлебез төрле эштә. Без пироглар пешерәбез, 1 көн эшлибез, 2 көн ял итәбез. Калган эшчеләр көн саен эшли, алар шимбә, якшәмбе ял итә. Эштә кешеләр җиткән чак та, җитмәгән чаклар да була», – ди Минзилә апа.

«Конкурентлар бар, әмма безнеке кебек продукцияне чыгаручы юк»

2018 елда Фәнис абый Купка авылында сөт эшкәртү комбинаты ачып җибәрә. Бүгенге көндә анда 6 тоннадан артык сөт эшкәртелә, 16 төрле сөт продукциясе җитештерелә. Бу продукция 500дән артык кибеткә таратыла – 8 машина төялеп чыгып китә. Бер машина көн саен Казанга йөри. Шулай ук Удмуртия, Марий Эл, Киров өлкәләренә дә илтәләр. Һәр атнаның шимбә көнендә ярминкәдә катнашалар.

Конкурентлар бар, әмма безнеке кебек продукцияне чыгаручы юк, безнеке – иң сыйфатлы һәм яхшы продукция. Сөтне фермерлардан гына барып алабыз, иң яхшы сөтләрдән генә җитештерәбез. Чип-чиста сөт, безнең сөтне курыкмыйча алырга һәм эчергә була. Бизнеска килгәндә: әлегә бу ноктада гына тукталып калабыз, чөнки дөньяда төрле үзгәрәшләр бара, бу бизнес әлегә җитә, – дип әйтә Фәнис абый.

Әниләр чишмәсе

2024 елның 24 июнендә Фәнис абый Аш-Буҗи авылында әнисенә багышлап чишмә ача. Исемен дә «Флера – әниләр чишмәсе» дип атый. Бу урында элек ташландык йорт булган, 1 ел дигәндә пөхтә, чиста урында челтерәп чишмә ага башлый. Ул әле самавыр рәвешендә ясалган.

Аның тирә-ягы төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итсен өчен, атынгыч һәм эскәмияләр куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар