Әгәр эшләп укучы студент беренче белемен ала икән, сессия вакытында җитәкче аңа түләнә торган ял бирергә хокуклы. Юкса, компаниягә штраф яный. Бу хакта юрист Алла Георгиева сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Әгәр эшләп укучы студент оешмада эшли икән, әлбәттә, җитәкче аны сессия вакытында җибәрергә тиеш», – дигән юрист.
Ул аңлатканча, моның өчен студент җитәкчесенә уку йортыннан белешмә-чакыру тәкъдим итәргә һәм гариза язарга тиеш. Шушы документлар нигезендә эш бирүче уку ялы бирү турында боерык чыгара.
Студентка әлеге чор өчен тулы күләмдә оклад түләнә, шулай ук җитәкче теләге буенча премия бирелергә мөмкин, дигән белгеч. Икенче яки аннан соңгы белем алганда сессия вакытында отпуск бирелә, әмма монысы хезмәткәрнең үз хисабына була.
Белгеч аңлатканча, эш бирүченең мондый бурычы – белем алуны хуплый торган дәүләт гарантиясе.
Җитәкче уку ялы бирүдән баш тарткан очракта, студент Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә ала. Мондый хокук бозу өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча административ җаваплылык каралган. Юрист сүзләренчә, вазифаи зат өчен 1-5 мең сум штраф, юридик зат өчен 30-50 мең сум штраф яный. Хокук бозу кабатланган очракта, санкцияләр сизелерлек арта, хәтта вазифаи затларны дисквалификацияләргә мөмкиннәр.