news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә өстәмә акча августтан башлап түләнә

news_top

2025 елда эшләвен дәвам иткән һәм алар өчен эш бирүчеләр Социаль фондка иминият кертемнәре күчергән пенсионерлар 2026 елның августыннан пенсияләренә өстәмә алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говыринга сылтама белән «РИА Новости» яза.

Аның сүзләренчә, пенсия арттыру пенсиягә чыкканнан соң рәсми рәвештә эшләгән һәм узган елда алар өчен Социаль фондка иминият кертемнәре түләнгән өлкән яшьтәге кешеләргә кагылачак. Пенсияләр, 2025 елда пенсия системасына кергән акчалар күләменә карап, автомат рәвештә арттырыла.

Говырин билгеләп үткәнчә, яңадан исәпләү хокукы кешенең күпме эшләвенә карамастан була – 1 ай гынамы, әллә бөтен ел буемы. Өстәмәнең күләме узган елдагы рәсми эш стажының дәвамлылыгына бәйле булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар