news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшләүче пенсионерларга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр

news_top

Эшләүче пенсионерлар өчен ел саен өч календарь көннән дә ким булмаган өстәмә түләүле ял бирү турында закон проекты әзерләнгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, Хезмәт кодексына тәкъдим ителә торган үзгәрешләр эшләүче пенсионерларның өстәмә түләүле ялга хокукын беркетүгә юнәлдерелгән. Авторлар искәрткәнчә, инициатива нәкъ менә картлык буенча пенсия алучы һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче гражданнарга кагыла.

Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 октябренә илдә 40,6 миллионнан артык пенсионер иәспләнә, аларның 7,354 миллионы эшләвен дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар