news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эшләргә ярамый» – Марат Шәйбәковны хастаханәдән чыгарганнар

news_top
«Эшләргә ярамый» – Марат Шәйбәковны хастаханәдән чыгарганнар
Фото: Марат Шәйбәков сәхифәсеннән

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны хастаханәдән чыгарганнар. Җырчы инде йорт тирәләренә чыгып йөри. Катлаулы операция кичерсә дә, күңеле көр. Әле өйләре янәшәсенә генә бик матур яңа гараж да төзеп куйганнар. Марат Шәйбәков боларның барысын да сторисларында күрсәтеп бара.

«Хәерле иртә, дуслар. Менә безнең гаражны дустым ясап ята. Стеналарын матур итеп буяп. Гараж «почти» әзер. Түшәмнәре ап-ак, өй кебек булды. Мин шулай төшереп кенә йөрим инде. Эшләргә ярамый… Буяп та чыксак, идеаль була» – ди ул.

Марат Шәйбәковның аздан гына гомере өзелми калуы хакында язган идек. Җырчыны коткарыр өчен, табибларга катлаулы операция ясарга туры килә. Маратның бугаз төбеннән алып кендегенә кадәр күкрәген яралар. Уң аягының да балтырын ярып, кан тамырларының бер өлешен кисеп алалар да аны йөрәгенә тоташтыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар