Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда күпме пенсия алачак?

news_top_970_100
Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда күпме пенсия алачак?
"Татар-информ" архивы

Татарстанда эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар ае өчен иминият пенсиясен индексацияләнгән күләмдә алачак. 2023 ел башыннан индексация суммасы 4,8 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафинга сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Пенсияне кредит оешмалары аша билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан бирәләр.

«Россия почтасы» бүлекчәләре аша пенсияне һәм социаль түләүләрне гадәти график буенча түлиләр. Почта бүлекчәләре республикада түләү чоры башлану белән, почталарның эш графигы буенча ачыла. Пенсияне китерү датасы пенсионерның яшәү урыны адресы буенча билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100