Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшләгән акчаңны иреңә бирү – стрем»: татар әбидән трендтагы «норм яки стрем»

news_top_970_100
«Эшләгән акчаңны иреңә бирү – стрем»: татар әбидән трендтагы «норм яки стрем»
социаль челтәрләр

Уфа блогеры Лилия әбисе белән бүгенге көндә трендта булган «норм яки стрем» форматында видео төшергән. Әбекәй өчен нәрсәләр гадәти кабул ителә соң? Ә нинди гамәлләрне ул яхшы түгел дип саный?

Онык белән әби әңгәмәсе:

Ирен ясату?

Стрем. Нәрсәгә кирәк инде ул! Үзеңнең матурлыгың җитмимени?

Үзеңнеке бәләкәй булса?

Ходай Тәгалә ниндине биргән инде!

Ирнең фамилиясен алмау?

Стрем. Иргә бит инде риза булып чыккансың.

Ир 30 мең генә акча эшләсә?

Норм. Каян алсың калганын, урласынмыни?

Икенче хатын алу?

Нормально. Аллаһы Тәгалә кушкан бит инде. Муллалар шулай икешәр-өчәр белән тора. Әмма ул хатыннарның барысына да бертигез карарга кирәк.

Бер-береңнән башка ял итү?

Дөрес түгел. Нәрсә кызыгы бар инде. Ялга барасың да, иреңне, балаларыңны уйлап утырасың.

Эшләгән акчаны иргә бирү?

Стрем. Ир үзе тапсын, нигә син аңа акча бирәсең?

Никахсыз тору?

Стрем. Никахсыз балалар туса, алар бәхетле була алмый.

Балаларга кул күтәрү?

Стрем. Үзең яратышып өйләнешеп алып кайткан балаларга нәрсәгә кул күтәрәсең?

Сез күтәрмәдегезме?

Юк, әз генә дә.

Балаларны нәнәйгә калдырып, ял итәргә китү?

Норм. Береңнән берең хәл җыеп.

Татарча сөйләшмәү?

Стрем. Милләтең татар булгач, татарча сөйләшергә кирәк.

Сүгенергә?

Ярамый сүгенергә.

Ә без сүгенсәк?

Мин сезнең сүгенгәнне ишетмәдем әле. Ишетсәм, авызыгызга сугар идем.

Бер-береңнең телефонын тикшерү?

Стрем. Нигә аның серләрен белергә?

Ир кешегә идән юарга, ашарга пешерергә?

Норм дисәң дә ярый. Икең дә эштә булсаң, кем алдан кайта, шул эшли инде.

Хатын-кыз ашарга пешерә белмәсә?

Стрем. Хатын-кыз ашарга пешерә белергә тиеш.

Хатын-кыз ир-атка караганда күбрәк акча эшләсә?

Стрем инде.

Кыска күлмәк киеп йөрергә?

Стрем. Фигураң матур булса да, ул күлмәк эчендә торырга тиеш. Җәмәгате генә белергә тиеш фигурасын, бөтен кеше дә түгел.

Мәхәббәтсез кияүгә чыгарга?

Яратмаган кешең белән бер йортта торырга, көн дә бер өстәл артында ашарга, бер караватта йокларга? Стрем дип әйтер идем.

Кызларыңның балаларын малайларыңныкына караганда ныграк ярату?

Стрем. Барысы да бертигез. Син аларны тудыргансың, тәрбияләгәнсең, икесенә дә бертөсле белем биргәнсең, акыл биргәнсең.

Көнләшү?

Стрем.

Кеше янында талашу?

Стрем. Кеше янында талашырга ярамый. Сабырлык кирәк. Кеше янында бер-берегезгә начар сүзләр әйтәсез икән, сез аны кабат онытасыз, ә ишеткән кешеләр онытмый.

Хатын-кызга акча эшләмәү?

Хатын-кызның бурычы акча эшләү түгел инде. Хатын-кызның бурычы – әни булуда, бала тәрбияләүдә. Акчаңны җәмәгатең эшли, син бала үстерәсең икән – шул норм.

Әби биргән җаваплар аеруча да Лилиянең ир-ат җенесеннән булган язылучыларына ошаган.

«Вәт шәп әбекәй бу», «Бигрәк башлы, зирәк апа бу! Барысын да мин уйлаганча әйтеп барды», «Бу апа бер 50 яшькә яшьрәк булса, уйламыйча да кияүгә алыр идем», – дип язалар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100