Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшкә килеп, бөтен коллектив каршында кыйнады». Мәдәни үзәктә эшләүче хатынны ире үтергән

news_top_970_100

Сургут шәһәрендә ноябрь башында булган фаҗига турында әле хәзер генә хәбәрләр таралган. 12 ноябрьдә биредә Анжела Арантееваны – активист хатын, ханты халкы вәкилен үтерәләр. «Хатлые» этно-мәдәни үзәге социаль челтәрләрдә шул хакта яза. 29 яшьлек хатынны үз ире кече улы каршында чәнчеп үтерә. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, фаҗига йорт подъезды янында була. 40 яшьлек ир-ат көнчелектән ярсый, араларны өзгән хатынына пычак белән ташлана. Өч тапкыр кадагач, хатын урында ук үлә, ир-ат китеп бара. Берничә минуттан ул үз-үзенә кул салмакчы була, ләкин аны табиблар коткара.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Хатлые» коллективы сүзләренчә, Анжела бик озак вакыт өйдәге тиран корбаны була. Аңа ире дә, кайнанасы белән кайнатасы да басым ясый. Ике ай элек, чираттагы тапкыр кыйналганнан соң, Анжела аерылышырга гариза бирә. Ире аңа яный башлый. Аннары эш урынына килеп, бөтен коллектив каршында кыйный, телефонын алып, качып китә.

Хезмәттәшләре бу хәлгә шакката, полициягә коллектив гариза язалар, ләкин чаралар күрелми. Анжела прокуратурага гариза язгач та реакция булмый. Үтерер алдыннан, ир кеше нәни улын ялларга алырга сорый, ләкин Анжела баш тарта.

12 ноябрьдә Анжела урамга чыгып, ире белән сөйләшмәкче була. Моңа кадәр ире телефоннан шалтыратып, сабуллашырга килдем, дип әйтә. Ул улын машинага утырта, Анжела подъездга таба барганда, арттан килеп, өч тапкыр пычак кадый. Аннары машинасына утырып, үзенең әти-әнисе янына китә.

Әлеге фаҗигане ир белән хатынның кече улы күреп тора, әтисенең үз-үзенә кул салырга маташканын олы уллары күрә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100