Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшкә исерек килеш килгән кешегә ни була?

news_top_970_100
Эшкә исерек килеш килгән кешегә ни була?
Фото: © "Татар-информ"

Россия Югары суды эшкә исерек килеш килгән хезмәткәрне медицина тикшерүеннән башка да куарга рөхсәт итте. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Эшкә исерек килгән кешене эш бирүче медицина тикшерүеннән башка да куа ала, диелә гражданнар эшләре буенча суд коллегиясе хәбәрендә.

Бу турыда Петербургның «Красный октябрь» заводында слесарь эше буенча тикшерү вакытында билгеле була. Ир-ат эшкә исереп килә, аннары аңа карата кагыйдә бозу турында акт төзиләр. Ул үзе бу хәлгә аңлатма бирә алмый, хатасын тануы турында язмача аңлатма бирә. Җитәкче слесарьне медицина тикшерүенә җибәрә, ләкин процедура өчен түләми. Хезмәткәр дә түләүдән баш тарта, һәм тиздән аны эштән азат итәләр. Слесарь моның белән килешми һәм судка мөрәҗәгать итә.

Хезмәткәр фикеренчә, завод җитәкчелеге аның исерек булуын исбатламаган, актта язманы ул басым астында гына куйган. Ир-ат үзен кабат эшкә алуларын, эшкә килмәгән вакыт өчен хезмәт хакын түләүләрен, мораль зыянны каплауны таләп итә. Элеккеге слесарь сүзләренчә, әлеге вакыйга аның сәламәтлегенә йогынты ясаган.

3 инстанция судлары ир-ат ягына баса, алар ир-атны кабат эшкә алу турында карар чыгара. Завод җитәкчелеге моның белән килешми, РФ Югары судына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, югары инстанция яңа карар чыгара: исереклек халәтен эш бирүче медицина тикшерүе белән генә түгел, ә «судка бирелгән башка дәлилләр белән» раслый ала.

Слесарьне кабат эшкә алу турында караны кире какканнар һәм эшне кабат тикшерүгә биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100