Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эштә уңайлы эш урынын ничек сайларга?

Сорауга биолокация буенча белгеч Гөлнара Ураз җавап бирә:

news_top_970_100
Эштә уңайлы эш урынын ничек сайларга?
– Күптән түгел бер офиста булдым. Хезмәткәрләрнең өстәлләре 2,5-3 м ара белән куелган. Төньяк-көнбатыш-көнчыгышка таба куелган өстәлләр. Тикшерү барышында, 7 өстәлнең биопатоген зонада торуы ачыкланды. Әлеге офиста барлык кеше авырып чыккан. Һәм бу мәсьәлә бик җитди төс алган, чөнки вакыт-вакыт эшләргә дә кеше калмаган. Өстәлләрне төньяктан көньякка таба 1 м га күчереп куйгач, барысы да җайланды.

Эш урынына килгәндә исә, үзегезнең хис-кичерешләрегезгә, халәтегезгә карагыз. Арыганлык, апатия, эшлисе килмәү сизелә икән, эш урыныгызны күчерергә тырышыгыз. 1-2 метр күчерергә яки бөтенләй кире якка алыштырып кую да кирәкми. Иң элек өстәл артынан урындыгыгызны 80 см га күчереп карагыз. Бер атна шулай эшләгез. Ни дә булса үзгәрдеме, әллә һаман бу урыннан качу теләге бармы?

Әгәр кеше үзен эштә начар хис итә һәм моның сәбәбен аңлата да алмый икән, урындыгызны булса да күчереп куегыз.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100