Эшсез калган ата-аналар сентябрьдә өстәмә түләү алачак
Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк.
Эшсез калган ата-аналар сентябрь аенда дәүләттән финанс ярдәме алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтына сылтама белән ToDay News Ufa сайты яза.
Әти-әниләргә балигъ булмаган һәр бала өчен өчәр мең сум түләнәчәк. Бу ярдәм пандемия вакытында эшсез калган әти-әниләргә күрсәтеләчәк. Моның өчен казнадан барлыгы 8,5 млрд сум биреләчәк.
Бу COVID-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм итүнең бер чарасы булып тора диелә хәбәрдә. Алдарак Россия Премьер-министры Михаил Мишустин табибларга һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә өстәмә түләү турында карар чыгарган иде. Моның өчен төбәкләргә 34,3 млрд сум биреләчәк.