news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшне «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» дип башлау дөресме?

Эш башлаганда истигазадан түгел, бисмилләһтән башлау хәерлерәк.

news_top
Эшне «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» дип башлау дөресме?
Рамил Гали

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фәтваларында «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» (истигаза) гыйбарәсе турында аңлатма китерелгән.

Әссәламү галәйкүм! «Әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» сүзләрен Коръән укый башлаганда гына кулланасы, ә башка эшне башлаганда кулланмасаң да була, дип ишеткәнем бар. Дөрес фикерне ишетәсе иде.

Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, мәҗлесләр әдәбе буенча «әгузү билләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим» сүзләрен кулланмасаң да ярый. Бу сүзләр Коръән укуны башлаган вакытта кулланыла. Бу турыда «Фәтава әл-Хиндия» китабында китерелә:

«Әгәр кеше берәр эш башларга җыенса, аңа истигаза әйтү кирәкми, ә Коръән укырга ниятләсә, истигаза әйтү тиешле була». Бу турыда «Фәтава әс-Сираҗия» хезмәтендә дә язылган.

Шулай итеп, эш башлаганда истигазадан түгел, бисмилләһтән башлау хәерлерәк.

Ә Аллаһ яхшырак белүче! - диелә җавапта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар