Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр яраткан этенә биш миллион доллар васыять итеп калдырган

Лулу кушаматлы 8 яшьлек этне мәрхүмнең дус хатыны тәрбияли.

news_top_970_100
Эшмәкәр яраткан этенә биш миллион доллар васыять итеп калдырган
https://pixabay.com

Американың Теннесси штатында яшәүче эшмәкәр Билл Доррис яраткан этенә — Лулу кушаматлы бордер-коллига 5 миллион доллар чамасы акча васыять итеп калдырган. Васыять нигезендә, акча Лулу исеменә трастка күчерелә. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

8 яшьлек Лулуны мәрхүмнең дус хатыны Марта Бертон тәрбияләячәк. Доррис моңа кадәр дә Лулуны Мартага калдыра торган булган. Ул шәһәрдән киткәндә этен карау өчен айлык хезмәт хакы да биргән. 

Бертон сүзләренчә, Доррисның балалары юк, ул этен бик яраткан.

Марта Бертон Лулу васыять ителгән акчаларны тотып бетерә алмас дип шикләнә, тик ул моның өчен тырышачагын әйтә.

АР басмасы хәбәр иткәнчә, мәрхүм Доррисның автострада янындагы җир участогы да калган. Биредә конфедератлар армиясе генералы Натаниэль Бедфорд Форрестка һәйкәл куелган. Участок һәм һәйкәл язмышын судта хәл итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100