Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр ир-ат белән яхтада йөрергә киткән 20 яшьлек Лилия югалган

Кырымда югалган студент кыз Лилия Бирулинаның әнисе Гөлнара ханым кызының авызына тәмәке дә каба белмәвен сөйли.

news_top_970_100
Эшмәкәр ир-ат белән яхтада йөрергә киткән 20 яшьлек Лилия югалган
https://pixabay.com

Кырымда Севастополь университеты студенты 20 яшьлек Лилия Бирулинаны эзлиләр. Ул 29 сентябрьдә таныш ир-аты белән диңгездә яхтада йөрергә чыгып киткән һәм шуннан бирле аның турында хәбәр юк. Яхтада йөргәннән соң, ир-ат ярга үзе генә кайткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 октябрьдә социаль челтәрләрдә Лилия югалу турында яза башлаганнар. Публикацияне кызның апасы тараткан. Аның сүзләренчә, 29 сентябрьдә Лилия ир-ат белән ялда була.

«Кичке бишләр тирәсендә алар „Круглая“ бухтасыннан яхтага утырып китә. Алар белән тагын башка кешеләр дә булуы ихтимал. Шуннан соң сеңлемнең кайда булуы билгесез», — дип яза ул һәм Лилия турында белешмәсе булган кешеләрдән элемтәгә чыгуларын үтенә.

Социаль челтәр кулланучылар төрлечә әйтә, кемдер студент кыз өчен борчыла, башкалары тискәре фикерләр яза, «ир-ат белән көймәдә йөреп башы әйләнгән», диләр.

Лилиянең әнисе Гөлнара Бирулина кызының югалуы турында тискәре сүзләр булуын да аңлый, шуңа күрә ул кызы турыда «КП»-Севастополь» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Кызым Петр исемле ир-ат белән дус иде. Ул көнне алар яхтада диңгезгә чыккан, шунда нидер булган. Яхта белән нидер булган дип аңладым. Петр белән очрашмадым, ләкин ул кызыма ярдәм итәргә тырышуын сөйләгән. Ул кызымны коткарырга маташкан, тик булдыра алмаган. Ул үзе дә көч-хәл белән генә ярга йөзеп кайткан, яхта исә диңгезгә киткән», — ди Гөлнара.

Ачык чыганаклардан билгеле булганча, Петр эшмәкәр икән. 

Гөлнара кызы югалгач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән, аны хәзер дә эзлиләр.

«Петр кызымның язмышында нинди роль уйнагандыр, ләкин Лилия бик яхшы кыз иде. Ул бит йөз балл җыйды, Севастополь университетына укырга килде, лингвистика бүлегенә керде. Хәзер аны исерек булган яки наркотик кулланган дип сөйлиләр, бу — нахак. Социаль челтәрләрдә гайбәт язалар. Кызым авызына тәмәке дә каба белми иде. Лилияне эзләү дәвам итә, тик яхшы хәбәр генә юк», — ди Гөлнара ханым.

«КП»-Севастополь» хәбәрчесе ачыклаганча, чыннан да яхта диңгездә еракка ук йөзеп киткән, аның корпусы җимерелгән. «Көймә ярык булган. Яхтаны тапканда, аның янында беркем дә юк иде», — дип сөйләгән сайт чыганагы.

Фаҗига көнендә һава торышы да яхшы булмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да шул хакта кисәтү тараткан булган, машиналарга да шәһәрдән чыкмый торырга киңәш иткәннәр. Лилия белән Петр ни сәбәпле диңгезгә киткән — билгесез. Ир-атның куркыныч турында белмәве мөмкин түгел. Хәзер ул үзе дә хастаханәдә, аның белән элемтәгә кереп булмаган.

5 октябрьдә Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. «Якынча мәгълүмат буенча, 29 сентябрьдә студент кыз дусты белән диңгезгә йөрергә чыгып киткән. Ир-ат сүзләренчә, кыз су коенганда югалган», диелә Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100