"Эшләре бетте, ташкурчак үбеп йөриләр хәзер". Әбри Хәбриев статуя белән үбешә
Шоумен Әбри Хәбриев хатын-кыз бюсты белән үбешкән фотосын инстаграмга куйган. Күпләр Әбрине гаепли.
Әбринең хатын-кыз статуясы белән үбешүе аның инстадусларына сәер булып күренгән, күрәсең. "Эшләре бетте, ташкурчак үбеп йөриләр хәзер", "Чиркандыра", "Әстәгъфирулла", - дип язалар Әбригә.
Тик Әбригә инстадусларының мондый реакциясе сәер тоела, күрәсең. Ул бюст белән үбешүен гап-гади гамәл дип бәяли. "Гафу итегез! Мин монда шәрәме? Берәр начар әйбер күрсәтәмме? Кайсы җире чиркандыра соң моның? Аңламыйм. Гап-гади бюст. Бюююст, Карл! Аптырыйм мин кайбер кешеләргә", - дип язган Әбри.