news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшләп торган пычкы чылбыры ычкынып, бер хатынның битен урталай кискән

Эшләп торган пычкы чылбыры ычкынып, бер хатынның битен урталай кискән

news_top
Эшләп торган пычкы чылбыры ычкынып, бер хатынның битен урталай кискән

Новороссийск шәһәре хирурглары бензопила чылбыры аркасында яраланган хатынны коткарган. Эшләп торган пычкыдан чылбыр ычкынып киткән һәм хатынның битен урталай кискән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Табиблар катлаулы операция ясаган. Хатынның битендәге мускулларның функцияләрен, мимикасын саклап кала алганнар. Бу турыда Краснодар өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.

«Кубань табиблары бензопила яралаган хатынның гомерен саклап калды. Эшләп торган пычкыдан ычкынып киткән тимер чылбыр аның битен урталай кискән. Новороссийск шәһәрендәге хирурглар өч сәгатьлек операция ясап, бит нервының параличын булдырмый калган», диелгән бу хәбәрдә.

Имгәнгән хатынның бит артериясе, төкерек бизләре, авыз эчендәге мускуллары, яңагындагы тән тиресе җитди яраланган. Бит мускулларының барлык функцияләрен дә саклап калу өчен, табиблар бик сак эш иткән.

«Табиблар, бик җентекләп эшләп, зыян килгән урыннарның барысын да төзәткән. Операциядән соң берничә көннән, барлык җөйләрне дә алганнар. Мимика, мускулларның функцияләре эшли. Авыру хатынны өенә җибәргәннәр», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар