news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшләүче пенсионерларга пенсия түләмиләр дигән сүз нәрсәне аңлата?

Россия Федерациясе законнары нигезендә, эшләүче пенсионерлар социаль пенсия алмый. 

news_top
Эшләүче пенсионерларга пенсия түләмиләр дигән сүз нәрсәне аңлата?

Эшләүче пенсионерларга пенсия түләү турында Россия Пенсия фонды аңлатма бирде. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, эшләүче пенсионерлар картлык буенча социаль пенсия алмый. «Бу күп еллар гамәлдә булган норма, ул пенсия турындагы федераль законда беркетелгән», — дип хәбәр иткәннәр Россия Пенсия фондында.

Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга картлык буенча социаль пенсияне гамәлдән чыгарырга җыенуы турында язып чыккан иде.

Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия бары тик эшләмәгән һәм иминият пенсиясе алу өчен тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.

  • Социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең сумнан бераз артыграк. Россиядә мондый түләүләрне 3,2 миллионга якын пенсионер ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар