Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшкә урнаша алмасаң, алдан пенсиягә чыгып буламы?

Стажы 37 елдан ким булмаган кешеләр пенсиягә ике елга алдан чыга ала.

news_top_970_100
Эшкә урнаша алмасаң, алдан пенсиягә чыгып буламы?
https://pixabay.com

«Челнинские известия» сайты пенсиягә чыгу турында төрле сорауларга җавап ачыклый.

«2020 елның октябрендә миңа 55 яшь тулды. Былтыр августта эшсез калдым, Мәшгульлек үзәгенә хисапка бастым, тик эш табып булмый. Мин пенсиягә алдан чыга аламмы?» — дип сорый бер ханым.

«Яңа пенсия законнарында пенсия алды яшендәге гражданнар өчен эш булмаган очракта картлык буенча иминият пенсиясен алдан ала башлау мөмкинлеге сакланды. Алар эшкә урнаша алмаган очракта, пенсиягә алдан чыга ала. Бу очракта иминият пенсиясе ике елга алдан бирелергә мөмкин. Аны билгеләү өчен Мәшгульлек хезмәте махсус белешмә бирә.

Стажы зур булган кешеләр дә пенсиягә алдан чыга ала. Әгәр стажыгыз 37 елдан ким булмаса, гомуми чыгу яшеннән ике елга алдан пенсиягә чыгарга була», — дип аңлаткан Чаллы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100