Эшкә рәсми рәвештә урнашмаган кеше тән җәрәхәтләре буенча түләүләр ала аламы?
Сорауга Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирә.
-Юк. Без бары тик эшкә рәсми рәвештә урнашкан хезмәткәрләргә генә иминиятләштерү акчасын түлибез. Хезмәткәр иминиятләштерелгән булырга тиеш һәм аның өчен оешма безнең социаль иминият фондына иминият акчасын түләргә тиеш. Шул вакытта гына оешмада зыян күргән кешегә иминият түләүләре бирелә, диде Рамил Гайзатуллин.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.