news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшеңне ташла яки няня ялла: беренче сыйныф укучылары әти-әниләренең кырыс чынбарлыгы

Эшне һәм балаларның укуын ничек бергә алып барырга? Кече сыйныфта, бигрәк тә дәресләре иртәнге 11дә бетә торган беренче сыйныфта укучыларның әти-әниләрен һәр уку елы башында шушы сорау борчый. Мәктәптә озынайтылган көн дә резин түгел, әбиләр ярдәмгә ашыкмый, шушы сәбәпле Казанда кечкенә укучылар өчен няняларга ихтыяҗ арткан.

news_top
Эшеңне ташла яки няня ялла: беренче сыйныф укучылары әти-әниләренең кырыс чынбарлыгы
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Өч дәрес – һәм син ирекле

Балалар сәламәтлеген кайгыртуга бәйле гамәлдәге нормативлар нигезендә, беренче сыйныф укучыларының сентябрь-октябрь айларында көненә өчәр дәресе була, һәркайсы 35 минут. Дәресләр 8.30 сәгатьтә башланганда һәм икенче һәм өченче дәресләр арасында озын тәнәфес булганда, балалар сәгать уникенче киткәч, ә дәресләр 8.00 сәгатьтә башланса, тагын да иртәрәк бушый. Алга таба дәресләр саны дүрткә кадәр артачак, ләкин бу да әллә нәрсә үзгәртми: балаларның дәресләре бетү барыбер өлкәннәрнең эш көне иң кызу вакытына туры киләчәк.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Сентябрьнең беренче көннәреннән социаль челтәрләр җәфа чиккән әниләр видеосы белән тулды: алар мондый график белән ничек яшәргә икәнен башкалардан белешә. Кадрларда – арыган йөзләр, эш чатлары белән телефоннар, ишек янында – балалар рюкзаклары. Бу видеолар меңләгән карау, йөзләгән комментарий җыя.

«Мин сентябрьнең беренче атнасында ял алдым, шушы вакыт эчендә берәр нәрсә хәл ителер, дип уйладым. Отпуск бетте, мин эшкә чыктым, ә улым инде 11.00 сәгатьтә өйдә. Берүзе. Мин алга таба нишләргә дә белмим», - дип зарлана шушындый бер видеоның авторы.

«Эштә гел сорап китүләрем проблема була башлавын төрттерделәр инде. Эшемне югалтудан куркам. Тик 7 яшьлек баланы да әллә ничә сәгатькә өйдә берүзен калдыра алмыйм. Булдыра алмыйм!» – дип уфтана ялгызы гына бала тәрбияләүче бер әни.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Бу видеолардагы комментарийлар икегә бүленә. Беренчесе әниләрнең хәлен аңлаучылар: «Нык булыгыз, барыбыз да шуның аша узабыз», «Миндә дә шул ук хәл, улым икенче сыйныфта, озынайтылган көн юк», «Ярдәм кирәк булса, языгыз, мин шушы районда яшим». Икенчесе тәнкыйть комментарийлары: «Ә элек ничек яшәделәр икән? Балалар 7 яшьтән үзләре генә йөри иде инде, үлмәделәр әле!», «Безнең заманда ачкычны муенга аса идек тә – алга, беркем дә еламады», «Тапкансыз икән, тәрбияләгез!».

«Миңа да «Без исән калдык әле», дип язалар. Без исән калдык, чөнки безгә бәхет елмайды, дим. Тик мин балама уңыш елмаер микән, дип тикшереп карыйсым килми. Өстәвенә, дөнья да үзгәрә. 30 ел элек ишегаллары башкача иде: машиналар әзрәк, тирә-якта гел таныш кешеләр, мәктәп якында гына, урам да өйнең дәвамы кебек иде. Бүген һәр адымда куркыныч яный», - дип саный икенче сыйныфта укучы малайның әнисе Светлана.

Озынайтылган көн бөтен кеше өчен дә түгел

Бу хәлдән чыгуның формаль юлы бар – озынайтылган көн төркемнәре. Тик анда урыннар саны чикле. Күпчелек мәктәпләрнең кагыйдәләрендә озынайтылган көн төркемнәрендә урыннар билгеләгәндә күп балалы гаиләләр, аз керемле гаиләләр һәм уку мотивациясе түбән булган балаларга өстенлек бирелә дип язылган. Бер баласы булган гадәти эшләүче гаилә читтә калырга мөмкин.

«Кирәгрәк гаиләләр бар, мәсәлән күпбалалылар яки әти-әнинең берсе вахта ысулы белән эшләүчеләр. Ә мин берүзем кичке җидегә кадәр эшлим һәм кызым белән безгә баш тарталар. Бу нинди мантыйк соң?» – дип сукрана тагын бер әни.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Озынайтылган көн төркеменең эш режимы да күпләрне канәгатьләндерми: ул өчкә кадәр генә, ә аннан соң түләүле дәресләр, алар бишкә кадәр бара. Тик эшләре алтыда төгәлләнүчеләр өчен бу да барыбер җитәрлек түгел.

Традицион чишелеш – сирәгрәк эшләүче өлкәннәрне ярдәмгә чакыру. Эшләүче һәм башка шәһәрдә яшәүче әби-бабалар Казандагы гаиләләр өчен гадәтирәк хәл.

«Минем әнигә 63 яшь, аерым яши, эшли, аның үз тормышы. Мин аның оныгы алып без ирем белән эштән кайтканчы минем өйдә утыруын сорый алмыйм», - дип сөйләде беренче сыйныфта укучы Алинәнең әнисе.

«Кайнанам турысын әйтте: «Мин улымны үстердем, үз бурычымны үтәдем, онык – сезнең җаваплылык инде, сез әти-әни, үзегез үстерегез», - диде. Миңа моны ишетү рәхәт түгел, тик каршы да килә алмыйм», - диде Софья.

Хәтта өлкән туганнары яшьләргә булышырга әзер булса да, көн сан мәктәпкә бару-кайту һәм сәгатьләр буе оныклар белән утыру еш кына алар өчен авыр. Бер әни сөйләгәнчә, аның күршесендә яшәүче пенсионер ханым көн саен оныгын мәктәптән ала, тик бу аның өчен бик авыр бирелә – күптән түгел оныгы артыннан йөгереп егылган, аннан өч көн яткан.

Фото: © «Интертат»

Коткарыгыз, ярдәм итегез!

Казанның өй персоналы сайлау агентлыкларында хәзер ажиотаж булу гаҗәп түгел.

«Сентябрьнең беренче көннәреннән үк шалтыратулар тынып тормый. «Коткарыгыз, бала беренче сыйныфка керде, дәресләр 11.00 сәгатьтә бетә, продленка юк, әбиләр эшли, диләр», - дип аңлатты әлеге хәлне бер агентлык хезмәткәре.

«Әгәр элек 3 яшькә кадәрге балалар өчен няняларга ихтыяҗ күп булса, хәзер исә нәкъ менә кече яшьтәге укучыларны озата йөрү алдынгы урыннарга чыкты. Кешеләр түләргә әзер, чөнки алар өчен няня урынына бердәнбер альтернатива – эштән бөтенләй китү», - дип расладылар икенче агентлыкта.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Няняларга стандарт таләпләр болай: баланы дәрестән соң мәктәп янында каршы алу, өйгә кадәр кайтару, ашату һәм әти-әнисе кайтканчы аның белән булу. Кайвакыт өй эшләрен эшләүне контрольдә тоту да өстәлә – беренче сыйныф укучыларына өй эше бирмиләр, әмма икенче һәм өченче сыйныф укучылары өчен бу актуаль.

Хезмәт өчен түләү аның күләменә һәм характерына бәйле. Казанда няняларга сәгатьләп түләү уртача 450-600 сум. Беренче сыйныф укучысы белән көненә ике-өч сәгать торасы булса, бер ай әти-әниләргә 30-50 мең сумга төшәчәк. Әгәр няня озаграк вакытка кирәк булса, сумма аена 60-110 мең сумга кадәр үсә.

Шулай да, мондый бәяләр булганда да күпчелек әти-әни няняны икътисади яктан акланган карар дип саный.

«Хәзер хезмәт хакымның яртысыннан артыгы няняга тотыла. Тик нишлисең? Әгәр хәзер эштән китәм икән, тулысынча хезмәт хакын гына түгел, ә эш урынын да, квалификациямне дә югалтам һәм кире кайта алуым да икеле. Ике елдан улым бераз үсәр, мәктәптән өйгә үзе йөри башлар, акча да гаиләгә кире кайтыр, ә әлегә иремнең акчасына яшәп торабыз», - дип сөйләде беренче сыйныф укучысының әнисе Марина.

Үзе кайтып җитәр

Тик бөтен әти-әни дә нянялар өчен акча чыгарып салырга әзер түгел, чөнки күпләр «ачкычны муенга элү» вариантын сайлый. Кемдер моңа чарасызлыктан бара, кемдер аңлы рәвештә эшли – баласын мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тели.

Фото: © «Интертат»

Әлбәттә, мәктәп шәһәрнең башка районында булса, яки мәктәп юлы машиналар бик күп йөри торган магистральләр аша узса, «үзе бары җитәр» дигән вариант төшеп кала. Тик мәктәп якын булса, нигә шулай эшләмәскә? Кече сыйныф укучыларының әти-әниләре мондый вариантны сайлый икән, алар баланың мөстәкыйль йөрүенә язмача ризалык бирергә тиеш – хәзер мәктәпләрдә шундый практика бар.

«8 яшьлек улыбыз мәктәптән үзе кайтачак, дигән ризалык имзаладык. Мәктәп бездән 3 ишегалды аркылы гына, әмма без хатыным белән барыбер дулкынланабыз һәм ул өйгә кайтып җитүен язганчы телефонны карап торабыз», - дип сөйләде икенче сыйныф укучысының әтисе Марат.

Чыганак: «Республика Татарстан», Юлия Майорова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар