news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эшче качмасын өчен, фермер аның хатынын чылбырга куйган

news_top

Алтай краенда фермер бер хатын-кызны урлаган, хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости яза.

50 яшьлек ир-ат Рубцовский районында басуларда яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Анда, хезмәт килешүе төземичә, берничә кеше эшли.

Август башында эшчеләрнең берсе, сорамыйча гына, басудан китә.

Фермер бу ир-ат аның янына килә, эшчене һәм аның белән яши торган хатынны машинага утырта һәм бөтен эшчеләр яши торган өйгә алып килә.

Эшче качып китмәсен өчен, фермер аның хатынын кул богавы һәм чылбыр белән диванга беркетеп куя. Шулай итеп, хатынны берничә көн тота. Аннары хатынны полиция хезмәткәрләре коткара.

Фермерны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар