Туганнан туган энекәше Хәмиткә рәхмәтләр укый Вәкил. Кайда барып сугылырга белми йөргән абыйсын эшкә урнаштырды, рәхмәт төшкере. Соңгы 2 елда фермер хуҗалыгында тракторда эшләгән иде Вәкил. Нишләптер, хуҗа белән сүзгә килделәр дә, теге, соңгы көннәренә хезмәт хакы да түләми, ишеккә күрсәтте аңа. Эшкуарларның закон үз кесәләрендә, ни теләсәләр шуны кыланалар, каршы төшә алмыйсың. Аннан соң, йөз суы түгеп, ялынып та йөрисе килмәде Вәкилнең. Әнә шулай кыш уртасында эшсез торып калды.
Өрлектәй иргә өйдә яту – әйтеп аңлата алмаслык газап. Урамга чыгып кеше күзенә күренергә оялды Вәкил, барысы да бармак төртеп аннан көлерләр төсле тоелды. Язгы гөрләвекләр шаулап аккач, энекәше аны үзе белән Себер якларына эшкә чакырды.
– Башта ярдәмче булып йөрерсең, соңыннан җае чыгар. Барыбер аена 30-40 меңнән калмассың, – дип ышандырды. Шатланып риза булды Вәкил. Авыл җире өчен 30 мең – зур акча! Бераз тыннары иркенәер иде энекәшенең вәгъдәләре чынга ашса, хәтсез җыелган бурычлардан котылырлар иде. Авылдашлары каршында да йөзе якты булыр, эшләгән кешегә караш икенче. Теге алпавыт эшкуарга борылып та карамас...
Шундый татлы уйларга төренеп, хатыны Вәрисә белән юл капчыгы тутырдылар. 2 баласы, хатыны зур өметләр белән озатып калдылар гаилә башлыгын.
Себер дигән җирләрдә эш кайный икән анда! Хәмит энекәше таныш-белешләре аркылы Вәкилне торбалар складына эшкә урнаштырды. Тиз төшенеп алды Вәкил үз вазыйфаларына. Торбалар өелгән зур ангарга прицеплы машиналар кереп туктый. Вәкил иптәше белән, җитез кыланып, кран төшергән тросларга торбалар бәйләмен эләктерә. Кран торбаларны машина әрҗәләренә күчерә. Берсе тулып чыгуга, икенче машина аның урынына кереп утыра. Өйлә җиткәнче эш туктамый. Тамак ялгап, бераз хәл алырга өлгермисең, үкереп килгән машина тавышыннан дертләп төшәсең. Эш караңгы төшкәнче дәвам итә. Монда 8 сәгать дигән чикләү юк, күпме кушалар – шулкадәр эшлисең.
Баштагы көннәрдә эттәй арый иде Вәкил. Вагонга кайтып кергәч тизрәк башны терәү ягын карый. Әмма авырлыкка өйрәнә адәм баласы. Хәләл акчалар җиңел бирелмиләр шул. Бераздан күнегеп китте төсле үз хезмәтенә.
Читкә чыгып йөрмәгән Вәкилгә, эштән бигрәк, гаиләсеннән, туган авылыннан аерылып тору авыр булды. Өйрәнә төшкәч, кадерле йокы вакыты исәбенә шуларны уйлап әйләнгәләде ул урынында. Юк кына нәрсәләр күңелен кузгатты ирнең: я балалары белән идән буйлап тәгәрәгәннәре күз алдына килде, я хатыны белән җыеп бетмәс каен җиләге җыйганнарын исенә төшерде.
Вахта 15 көн дәвам итә икән. Кайтыр вакыт якынлашканда бәлагә тарыды Вәкил. Кран торбаларны күтәргән чакта үкчәсе торба арасына кысылып, уң аягын авырттырды. Бер көн авыртулардан сызланып вагонда ятты да, аксаклап булса да эшкә чыкты. Сине алыштырыр кеше юк кола яланда, үзеңә тиешле өлешне башкарырга мәҗбүрсең.
Соңгы көндә бухгалтер кыз кулыннан эш хакы алганнан соң, бар авырлыклар сыпырып алгандай юкка чыктылар. Иреннәрен кызарткан, чәчләрен буяткан уенчык төсле кыз аның кулына 37 мең акча тоттырды! Тиен-куяны да бар иде әле. Башы әйләнеп китте Вәкилнең бу кадәр акчалар кулына килеп кергәч. Энекәше Хәмит:
– Әйдә минем карточкага күчерик, зур акчалар белән юлга чыгу ярамас, – дип әйтеп карады.
Тыңлыймы соң Вәкил! Аның үзенең күкрәк киереп өенә кайтып керәсе, хатынының һушын алып, шул кызылсу биш меңлекләрне идәнгә чәчеп җибәрәсе килә иде. Ничек баш тартмак кирәк шундый ләззәтле мизгеләрдән? Ә Хәмит бераз соңлап кайтасы икән, аның алмашы 2 көннән килергә тиеш...
Пермь шәһәренә җиткәнче урыныннан тормый йокы симертте Вәкил. Чынлап та арыган икән тән авыр эштән.
Пермь шәһәрендә ул Татарстанга юлланган поездга күчеп утырырга тиеш иде. Вәкил төшеп калганда, көн кичкә авышкан иде инде. Халык баскан кассаларның берсендә билетын компостировать иткәнче төн урталары җитте. Тамагын туйдырып, өске каттагы урындыкларның берсенә җайлашты ул. Ашыгасы түгел, аңа тәгаенләнгән поезд бу вокзалга төге 2ләрдә генә килеп туктарга тиеш.
Юл йөргән кешеләр белә булыр, көтүдән дә авыры юк. Утырып-утырып бар буыннары талгач, перронга чыгып бераз саф һава суларга булды Вәкил. Вакыт та тизрәк үткән төсле булыр. Сумкасын иңенә асып, үткән составларны күзәтте ул, комсызланып, тәмәке төтене суырды.
Перронда кешеләр юкка якын иде. Аргы очта бер төрем яшьләр көлә-көлә ниләрдер сөйлиләр. Тимер юлга терәлеп дигәндәй, 3 кеше чираттагы пассажир поездын көтәләр.
Шул чакта Вәкилнең каршында 2 полицейский пәйда булды. Аларның вокзалдан чыкканнарын шәйләми калгандыр ахрысы. Тегеләрнең берсе, кулларын чигәсенә тидереп:
– Ваши документы, гражданин? – дип сорады.
Вәкил ашыга-кабалана кесәсенә тыгылды.
– Менә шунда гына салган төсле булдым, корт чаккыры, кайда соң… – дип сөйләнгәләде үз алдына.
Хокук сакчыларының юанрагы, татарчалатып:
– Үзебезнең кеше икән. Кайдан кайтасың, абый? Себердәндер әле, – дип сүзгә кушылды.
Таныш авазларны ишеткәч җан керде Вәкилгә.
– Себердән инде, энекәш. Ярты Татарстан шунда бит хәзер, менә паспортым, – дип, документын сузды.
Ә теге урысның йөзе һаман җитди иде.
– Сибирь, сибирь значит, – дип мыгырданды да Вәкилнең паспортын үз кесәсенә шудырды. – Отделениега барабыз...
Төрлечә әйтеп карады Вәкил, кесәсендәге билетын чыгарып күрсәтте, ялынды-ялварды, әмма ирне, җитәкләп дигәндәй, үз биналарына таба алып киттеләр.
Хокук саклау бүлеге дә түгел икән, айныткыч рәвешендә коршалган пункт булып чыкты анысы. Башта бер ак халатлы хатын Вәкилнең кан басымын үлчәгәндәй итте, күз бәбәкләрен әйләндереп карады, йөрәк тибешен үлчәде. Соңыннан өстәл артында утырган лейтенант кесәсендә табылган бар әйберләрнең исемлеген төзеде. Ахырда Вәкилне трусик-майкадан калдырып, бар әйберләрен аерым капчыкка тутырдылар, үзен как сәкеле буш бүлмәгә кертеп яптылар.
Язмышына буйсынудан башка чара калмады Вәкилгә. Бу хокук сакчыларының башбаштаклыгына җаны әрнеп, катлы-катлы сүкте тегеләрне, вакытында кайтып җитә алмаячагын уйлап җаны сыкрады. «Ярар, берни эшләр хәл юк, азагы яхшы тәмамлансын. Соңлап кайтып булса да өйдәгеләрне шатландырырга язсын», – дип теләде ул.
Җәйгә авышкан төн кыска була. Вәкилне озак тотмадылар. Икенче бер яшь полицейский кереп, аны таныш бүлмәгә алып керде. Лейтенант урынында да икенче кеше иде.
– Юл йөргәндә башка эчеп-исереп йөрмәгез, – дип кисәтте ул Вәкилне.
– Сез ялгышасыз, мин ап-аек идем монда китергәндә, – дип акланырга булашты Вәкил. Аптырашка калган иде ул бу сүзләрдән.
– Белмим, белмим, кәгазьдә шулай язылган, – диде өстәл артындагы адәм алдындагы язуларны кыштырдатып. – Врач, кизү офицер, патруль полицейскийлар кул куйганнар.
Аннан өстәл тартмасыннан папка чыгарып салды.
– Менә әйберләрегезне кабул итеп алыгыз. «Оптима» сигареты, зажигалка, поездга билет, паспорт, 2 мең 300 сум акча...
Сулышы капты Вәкилнең:
-- Ничек 2 мең?! Минем кесәмдә 32 мең сум акча бар иде! – дип кычкырып җибәрде ул.
– Тынычланыгыз, тынычланыгыз, мин исемлек буенча тапшырам, Монда сезнең култамга да бар... Себердән кайтасызмы әллә? – дип сорап куйды ул кисәк кенә Вәкилгә сынай карап.
– Себердән эш хакы алып кайтып барам, – дип килеште Вәкил, һаман бу тарихны башына сыйдыра алмый.
– Эхе-хе, – дип авыр сулады кизү офицер. Бертын тәрәзәгә карап торды. Аннан соң йөзенә кырыслык чыгарып: –Исемлек буенча әйберләрегезне кабул итеп алыгыз. Сез хокук органнарын караклыкта гаепләргә җыенасызмы? Авызыгызны үлчәп ачыгыз, абый кеше, бу – бик куркыныч сүзләр. Миннән сезгә киңәш: әйберләрегезне алыгыз да юлыгызны дәвам итегез. Хәерле юл сезгә!
Башын аска иеп чыгып китте Вәкил. Вокзал почмагына сөялеп тынсыз калды. Тир түкәннәре, көч салганнары җилгә очканга дуламый иде аның йөрәге, тик менә өйдәгеләр шатланып көтәләрдер кайтырын.
Каракларның урлаганын кабул итәргә була әле ул, исеме «карак» аның, сыйфаты шундый итеп яратылган. Ә шуларны ауларга куелган кешеләр үзләре карак булып чыкса, дөньяның асты-өскә килер төсле...