news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эш вакытында тәмәке тартырга чыккан өчен нинди җәза каралган?

news_top

Хезмәт турында законнарда тәмәке тарту өчен өстәмә тәнәфесләр каралмаган. Хезмәткәр моның өчен Россия Хезмәт кодексының 108нче маддәсе нигезендә билгеләнгән мәҗбүри төшке аш тәнәфесен генә куллана ала. Бу хакта хезмәт хокукы буенча юрист, hh.ru эксперты Александр Кузнецов RT белән әңгәмәдә искәрткән.

Белгеч сүзләренчә, эш бирүче өстәмә тәнәфесләрне үзенең эчке норматив актлары белән кертә ала, әмма алар тәмәке тарту-тартмавына карамастан барлык хезмәткәрләргә дә бирелергә тиеш. Киресенчә булган очракта, тәмәке тартмаучы хезмәткәрләр тәмәке тартучыларга нигезсез өстенлек бирелүгә дәгъва белдерергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Кузнецов ассызыклаганча, эш вакытында хезмәткәр үз вазифаларын башкарырга тиеш. Шулай да күп кенә эш бирүчеләр хезмәткәрнең кыска вакытка эш урыныннан китүенә күз йома. Контрольне турыдан-туры җитәкче, керү-чыгу системасы, техник чаралар һәм законда каралган башка ысуллар ярдәмендә алып барырга мөмкин.

Эш урынында булмау хезмәткәргә кисәтү ясау яки тагын да катгыйрак дисциплинар чаралар күрү өчен нигез булырга мөмкин. Моның белән бергә эш бирүче һәр очракны аерым бәяләргә, хокук бозуның шартларын, элекке дисциплинар җәзаларны һәм хезмәткәрнең эшкә мөнәсәбәтен исәпкә алырга, шулай ук җәза кулланганда сайлап алу принцибыннан качарга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар