news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эш вакытында чәй эчәргә ярыймы?

news_top
Эш вакытында чәй эчәргә ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Эш бирүче хезмәткәрләргә эш урынында чәй эчүне тыярга хокуклы. Бу очракта хезмәткәрләрнең төшке аш вакытында эш урыныннан китә алу мөмкинлеге булырга тиеш, дип хәбәр итә РИА «Новости» юрист Ольга Владимировага сылтама белән.

«Компания офиста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертергә, шул исәптән эш урынында чәй эчүне тыярга да хокуклы. Әгәр хезмәткәрнең төшке аш вакытында эш урыныннан китү мөмкинлеге булса, мондый тыюны билгеләргә мөмкин», – диде Владимирова.

Белгеч сүзләренчә, хезмәткәрнең ашау өчен башка вариантлары юк, ә эш урынында ашаган өчен аңа дисциплинар җәза салына икән, мондый тыю хокуксыз була.

Владимирова әйтүенчә, кайбер җитештерү биналарында ашау закон буенча тыела. Ә аерым предприятиеләрдә ашау өчен бүлмәләр булдыру санитария нормалары белән билгеләнгән, дип өстәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар