Мәскәү өлкәсендәге Реутов шәһәре башлыгы Филипп Науменко Түбән Новгородта юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Аның баш мие авыр җәрәхәтләнгән иде. Ул вафат булды, дип, Мәскәү өлкәсе Думасы рәисе Игорь Брынцалов Telegram-каналында язган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Филипп Анатольевич Науменко вафат булды. Ул сизгер, ярдәмчел кеше иде. Энергияле һәм сәләтле җитәкче булды», – диелә хәбәрдә.
Науменко Реутов шәһәре башлыгы вазифасын башкарды, шулай ук күп еллар Мәскәү өлкәсендә эшләде. Аерым алганда, ул Балашиха шәһәрендә эшмәкәрлекне һәм фәнне үстерүгә ярдәм итү белән шөгыльләнде.
Аның хезмәт сәфәре вакытында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый.
Элегрәк, 9 декабрьдә, Науменконың эш мәсьәләләре белән Нижний Новгород шәһәренә баргач юл һәлакәтенә эләгүе билгеле булган иде. Авариядән соң ул ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, аннары кома хәленә керә. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяләгән, диелә хәбәрдә.