news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эш көннәре саны буенча соңгы 20 елда иң кыска кыш булачак

news_top

2025-2026 елгы кыш эш көннәре саны буенча соңгы 20 елдагы иң кыска кыш булачак. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов әйткән. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Россиялеләр кышның 90 көненең нибары 56сын гына эшләячәк. Соңгы 20 елда кышкы эш көннәре саны болай аз булганы юк.

Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләр беренче тапкыр 12 көн рәттән – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк, дип яза «Челнинские известия».

Эш көннәре саны буенча иң кыска кыш соңгы тапкыр 2004-2005 елларда булган. Гадәттә кышын 57-58 көн эшләргә туры килә. 2013-2014 елларда исә эш көннәре саны буенча иң озын кыш булган – россиялеләр 59 көн эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар