«Еш игътибар итмиләр» - табиб күкрәктә яман шеш булуын күрсәтә торган билгене әйтте
Онколог Ханна Нотон хатын-кызларда күкрәк яман шешенең еш игътибарсыз калдырыла торган билгеләренең берсе турында сөйләде. Бу хакта «Радио 1» яза.
Белгеч сүзләренчә, күкрәк яман шеше һәрвакытта да кул белән сизелә торган шеш барлыкка килү белән генә бәйле түгел. Шуңа күрә ул күкрәк тиресендә барлыкка килгән чокырчыкларга (ямочки) яки җыерчыкларга игътибар итәргә киңәш итә.
Авыру күкрәк янындагы тукымаларга һәм аны тотып торучы структураларга үзгәрешләр китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә күкрәкнең формасы үзгәрә һәм тиредә чокырчыклар барлыкка килә. Нотон сүзләренчә, мондый үзгәрешләрне кул белән сизеп булмаска, әмма алар тышкы яктан күренергә мөмкин.
Онколог билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр күкрәктәге кечкенә генә чокырчык рәвешендә күренергә мөмкин. Ул кайбер хәрәкәтләр вакытында, мәсәлән, кулларны күтәргәндә, ачыграк күренә.
Белгеч шулай ук күкрәк тиресендәге чокырчыкның авырту белән бергә булуы мәҗбүри түгеллеген искәртте.