Эш бүленеше: «Җилкәсенә тастымал элгән, маңгаенда тир ялтыраган хатын чибәр буламы?»
Зөфәр, аны җылытасы гына, мине бер атнага гына салдылар, ишетәсеңме? Кәстрүлдә анда карабодай, икенчесендә – кыздырылган ит. Кыстыбый да бар анда. Банкада әзер салат та бар. Син ярата торган, Зөфәр...
Нәзилә ханым телефонын колагына якынрак куеп, яртылаш бөгелгән килеш, үзеннән өч тапкырга зуррак ак халаттан басып тора иде.
Башмакларын сөйрәп, палата буенча арлы-бирле йөреп, иҗекләп, кемгәдер холодильникта нәрсә ятканын аңлатып маташты.
Улынадыр инде, – дип уйлап куйды шәфкать туташы Алсу. Ул 20 ел эчендә ничә тапкыр ишеткән инде бу сүзләрне!
Зөфәр, Зөфәрем, тыңлыйсыңмы? Анда колбаса да бар. Ипигә булса да куеп, иртән чәй эч. Андагы ризык бер атнага җитәчәк! Әгәр чыгармасалар? Ә син борчылма. Мин табибка барысын да аңлатам. Китәргә рөхсәт бирер. Ул бит аңлый торган кеше. Зөфәр?
Нәзилә нәкъ Алсу утырган җирдә туктады.
Өзелде инде, – дип, авыр сулап куйды ул.
«Кая китәргә җыендың син анда бер атнадан соң? Ярый әле вакытлы яткырганнар. Вәт, бу хатыннар. Ахырга кадәр, «бетәр әле» дип, тартып-сузып йөриләр. Гаиләсен калдырасы килмәгән аның, ә бөтенләйгә калдырырга мөмкин булуы турында ул уйламый да!» – дип өзгәләнде Алсу.
Улыгызмы? – дип сорады шәфкать туташы.
Ирем, – дип елмайды хатын, – Ач торырмын, дип курка.
Нәзиләнең кабат телефоны шалтырады.
Әйе, Зөфәр. Әйтергә онытканмын, анда банка артында… Зөфәр? Син нәрсә инде! Ул бит мине теге дөньядан коткарды. Алай димә инде. Ир кеше булса ни? Ул бит табиб кеше.
Нәзилә палатасына кереп китте. Алсу бу күренешкә шаккатты. Аннары градусник алып, палатага китте. Нәзилә әле дә телефоннан сөйләшә иде. Бу юлы, тәрәзә янына басып, кемгәдер нәрсәдер аңлата.
Талия, кызым, кара әле. Син бит инде минем үскән кызым. 2нче сыйныфта укыйсың. Анда кәстрүлдә ит бар, әйе бит? Менә аны пешереп бетерергә кирәк...
Алсу градусникларын таратып чыкты да башка палатага китте.
Ләйсән апа, син минекеләргә күз-колак бул инде. Эчем авыртты бу арада. Ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Кичке аш та өлгермәдем пешерергә!
Алсу үзенең урынына утырды. 5 минуттан соң, градусникларны кире җыеп чыгарга кирәк иде. Керсә, һаман хатыннар телефоннан ирләре белән сөйләшә.
Юк, Динар, килмә. Мин сиңа бала-чагамыни?
Алсу хатынның йөзенә караса, ул елап җибәрер төсле иде.
Бу бит – элек-электән килгән күренеш. Хатын-кыз хастаханәгә эләксә дә, үзен түгел, ә гаиләсен кайгырта. Иң мөһиме: Раил, Равил, Таһир... ач ятмасын!
Алсу моңа баштарак зур игътибар бирми торган иде. Бөтен кеше шулай яшәгән бит: әбиләр, әниләр, каенаналар, апалар, дус кызлар.
Алсу, хастаханәгә бер хатынны яткырганнан соң, гаиләдә вазифалар бүленешенең дөреслегендә шикләнә башлады. Ул хатынның кайсыдыр җире бик нык авырткан да, аңа тикшерү үткәргәннәр. Ул мескен кыяфәттәге башка хатын-кызлардан бик аерылып тора иде. Әлеге хатын йөзгә түгәрәк, көдрә сары чәчле, мөлаем булып күренде аңа.
Ул караватында аякларын өсте өстенә куеп, өзек-өзек сүзләр сөйләп утыра иде.
Нурислам, минем кибет коймаклары ашыйсым килми. Сиңа кыенмы хатыныңа пешерергә? Син авырганда, мин синең янында тыпырчынам, шәһәрнең икенче ягына кадәр дару эзләп барам...
Хатын телефонны куйды да бүлмәдәшләре белән таныша башлады.
Аларның палата ишеге гел ачык тора иде, шуңа күрә, Алсу аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен теләмәсә дә ишетте.
Берничә сәгатьтән соң, баягы хатын Алсудан ире янына чыгарга рөхсәт сорады.
Күп тә үтми, кире менеп килә. Пакетында җиләк-җимешләр күренә, һәм бөтен коридорга яңа пешкән коймак исе таралды. Бу палата өстәленә пакетны куйды да коймакларны чыгарды. Аннары бүлмәдәшләренә тәкъдим итте.
Авыз итегез, кызлар, ирем коймак пешергән.
Шәфкать туташының һәм башка хатыннарның гаҗәпләнгән йөзен күрсәгез!
Ирең повармы әллә? – дип сорады берсе.
Кем? Нурисламмы? Ул минем йөк машиналарын йөртә.
Эштән кайтып, ашарга пешердеме әллә?
Нишләп алай дисез? Мин бит өйдә түгел. Тагын кем пешерсен! – дип гаҗәпләнде хатын.
Сез хатын-кыз эшен ир-атларныкы белән чагыштырмагыз инде...
Буем 2 метр, җилкәләрем киң булса, мин дә төзелеш эшләре белән мавыгыр идем. Ярый әле хатын-кыз булып туганмын. Шуңа үземнең гәүдәмә нинди эш бара, шунда эшлим инде. Мин хезмәтче түгел лә… Эштә мин дә арып кайтам.
Хатын тәмам кызып китте һәм үзенең язмышы турында сөйли башлады:
Алгансыз икән «ой, ирем нык арыган» дигән гадәтне. Берәр кибетче көне буе сменасында аяк өстендә басып тора. Утыра да алмый, су эчәргә дә вакыты юк. Шуның өстенә, кешегә ул матур итеп елмаерга да тиеш! Аннары, чаба-чаба, зур пакетларын сөйрәп өенә кайта. Алайса бөтен гаиләсе ачтан үлә, ди. Ә ул кибетченең үзенең ашыйсы килә икәнлеге беркемне дә борчымый. Ул бит – хатын-кыз, түзәргә тиеш!
Әнием дә бу карашта булуымны ошатмый. Мин дөрес эшләмим икән. Иремне хөрмәт итмим, ул миннән качачак, ди.
Ә качмасын өчен, мин аңа әллә ничә төрле тәм-том пешерергә, иремне балаларым янына утыртып, алар алдында биергә тиеш. Өстәл корырга, пычрак табак-савытны юарга, «патшаны» ашатырга, хәлләрен белешергә, балаларга өй эшләрен эшләшергә, киемнәрне үтүкләргә тиеш, ди.
Бүрене бүреккә салсаң да, урманга таба карый. Качарга теләсә, ник тотып торырга?! Моның кадәр эшләп, хатыны әллә кайчан сексуальлеген югалткан була. Җилкәсенә тастымал элгән, маңгаенда тир ялтыраган хатын чибәр була аламы ул?
Нурислам белән 16 ел торабыз инде. Әнинең прогнозы чынга ашмады. Таяк белән сыртына суксаң да, китми ул!
Әни минем гомере буе иренә ярап яшәгән. Ул башка тормышны белми дә. Абыйның хатыны 2 атнага әниләре янына кайтып киткән иде. Әни шул вакытта: «Абыеңны ашат!» – дип, 100 мәртәбә шалтыратты.
Мин инде бөтенләй гаҗәпкә калдым. 40 яшьтәге ир-ат үзенә бәрәңге кыздырырга иренә! Кафега булса да барып ашамый, ди, чөнки өй ризыгын гына ярата.
Аңа ашарга пешермәгәнгә, бөтен гаиләм миңа үпкәләде. Ә ничек сез моны күзаллыйсыз? Көн саен, бульон күтәреп, аның янына йөрергәме? Әле өйдә 2 ир-ат мине көтеп утырса...
Минем әбием гомере буе тимер юлда эшләгән. Өйдә бабай һәм 5 баласы көткән. Бабай аны күреп, кашык белән тәлинкәгә шакый торган булган. «Ашарга! Ашарга!» дип. Моның артыннан балалары да кабатлаган. Өйдә 6 кашык шакылдатып утырсыннар әле! Менә минем андый кол буласым килми. Булмаячакмын да!
Минем әти дә, абый да беркайчан да «хатын-кыз эше» белән шөгыльләнмәячәкләр. Ә менә ирем аларга охшамаган. Без бөтен эшне бергә эшлибез.
Авылларда, бәлки, андый бүленеш актив сакланадыр, ә шәһәрдә ул нишләсен? Диван дип аталган «куркыныч җәнлекне» изәме?
Мин үземә матур киемнәр дә алырга рөхсәт итәм. Юк, мин акча гына туздыру яклы түгел. Иремә дә, балаларыма да алам. Әмма үзем турында да онытмыйм.
Эштәге коллегам яңа сумканы күреп хозурланды. Ә бәясен ишеткәч, йөзе каралды. Аннары кызлар белән мине сүккәннәр. Акча күп туздырам, имеш.
Мин сезгә карыйм да, йөрәгем авыртып куя. Берәр җирегез авыртса, дару эчәсез дә, берни булмагандай, җир җимереп эшли башлыйсыз. Кемгә яхшырак соң? Үзегезгә зыян салдыгыз да, якыннарыгыз сезнең өчен кайгыра!
Бүлмәдәшләре башта эндәшмәде. Аннары башланды:
Ой, кеше өйрәтмә әле. Ул безгә кадәр дә шулай булган. Без уйлап чыгарган нәрсә түгел!
Сезгә шулай яшәве рәхәт, ә миңа – болай!
Ашарга пешермәгән өчен мөнәсәбәт ачыклап, сугышып ятасы килми!
Ирегез сезгә суга икән, нәрсәгә соң ул сезгә?! – дип бүлдерде хатын.
Бер генә апа аның белән ризалашты.
Миңа шалтыраталар да, барысы да үпкә белдерәләр. Мин чирләгәнемә гаепле булып чыктым, – дип, елый да башлады.
Алсу, бу сөйләшүләрне тыңлаганнан соң, өенә тирән уйга батып кайтты. Кибеткә кереп азык-төлек алды. Өендә кызы табак-савыт юып басып тора иде, ә улы компьютерда уйный, ире диванда ята.
Әни кайтты. Тәмле әйбер алып кайтты! – дип шатланды улы.
Динә ник табак-савыт юа? – дип сорады Алсу.
Соң кайтты ул. Шуңа хәзер генә юа. Алайса, син эләктерәсең бит аны!
Динә, кит әле раковина яныннан! Бу «ике иптәш» көне буе өйдә булып, ашаган тәлинкәләрен өеп калдырганнармы? Менә үзләре юсыннар да инде! Торыгыз, тиз булыгыз, икегез дә, ятасыз алайса! – дип кычкыра башлады ул.
Әни, мин үзем юам, авыр түгел бит, сиңа булышам, – дип борчылды кызы.
Нәрсә белән булышасың? Ике мөстәкыйль ир-атларны карашыргамы?
Алсу кич буе котырынды.
Динә белән квартира булса да снимать итеп торабыз! Ардым мин сезнең арттан җыештырып йөреп! – диде.
Динар, исе-акылы китеп, хатынына карады:
Табак-савыт юуда авырлык бар, дип уйламаган идем. Әни гомере буе юа иде, сүз әйтми иде. Ул бит – сезнең вазифа... теге… хатын-кыз эше.
Ә сезнеке нинди?
Акча эшләү...
Ә мин эшләмимме?
Ире, гаҗәпләнеп, Алсуга карады да җыештыра башлады. Әмма барыбер: «Бер көн юганнан үлмәм әле», – дип уйлап куйды.