Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Еш «больничный» алучыларга чикләүләр кертелә

news_top_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән «больничный» бирүгә үзгәрешләр кертергә җыена. Фәрман проекты рәсми сайтта урнаштырылган.

Ярты ел эчендә 4 тапкыр һәм аннан да күбрәк чирләп эштән китүчеләргә «больничный» 3 көнгә генә бирелә, аннан озаграк срокка алу өчен, табиблар комиссиясе кирәк булачак. Хәзерге вакытта дәвалаучы табиб – 15 көнгә, фельдшер яки стоматолог 10 көнгә «больничный» бирә ала. Бу үзгәрешләр авыру гаилә әгъзасын караучыларга, реабилитациягә, социаль әһәмияттәге дип табылган чирләргә, бөер донорларына кагылмый. (Социаль әһәмияттәге авырулар – туберкулез, В, С гепатиты, ВИЧ, шикәр диабеты, психик авырулар, яман шеш, җенси юл белән күчә торган чирләр, кан басымын күтәрә торган чирләр).

Табиблар ярты елга 4 тапкыр больничный сораган авырулар турында мәгълүматны табиблар комиссиясенә тапшырырга тиеш.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу үзгәрешләрне халыкның сәламәтлеген кайгырту белән аңлата – еш авыручылар турында мәгълүматны белеп, кешеләрне дәвалап булачак, дип аңлаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100