news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне психиатрга җибәрә алачак

news_top
Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне психиатрга җибәрә алачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2026 елның 1 мартыннан Россиянең хезмәт хокукларында мөһим төзәтмәләр кертелә. Әгәр планлы диспансеризация хезмәткәрләрдә менталь тайпылыш билгеләрен ачыкласа, оешма җитәкчеләренең аларны өстәмә психиатрия экспертизасы узарга җибәрү хокукы булачак. Булачак үзгәрешләр турында федераль матбугат чараларына медицина фәннәре кандидаты һәм Пирогов университетының профильле кафедрасы доценты Мария Соловьева сөйләгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Белгеч аңлатканча, закондагы төзәтмәләр гамәлләр алгоритмын төгәл билгели: әгәр стандарт периодик медосмотрда табиблар психологик тайпылыш билгеләре ачыкласа, эш бирүче киңәйтелгән тикшерү өчен юллама бирә ала.

Мондый тикшерүнең хокукый нәтиҗәләрен дә истә тоту мөһим. Әгәр тирәнтен психиатрик тикшеренү нәтиҗәләре буенча диагноз расланса, гражданинны кайбер һөнәри функцияләрне башкарудан читләштереп торырга мөмкиннәр. Агымдагы хезмәт бурычларына туры килми торган тайпылыш ачыклану – хезмәткә сәләтлелекне вакытлыча чикләү өчен нигез булып тора.

Хезмәткәрнең хәлен бәяләү процессы комплекслы булачак. Расланган регламент нигезендә, түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Консультация өчен квалификацияле табиб-психиатрга бару;
  • Пациентның халәте турында җентекле белешмә туплау (шикаятьләрне анализлау, субъектив һәм объектив анамнезны өйрәнү);
  • Махсус психопатологик тест уздыру.

Әлеге чара иминлек өлкәсендә бизнесның мәнфәгатьләрен баланслау һәм клиник халәтләр барлыкка килгәндә, хезмәткәрләргә үз вакытында медицина ярдәме алу хокукы бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар