news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эш бервакытта да бетми ул» - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов зур сәяхәткә кузгалган

news_top
«Эш бервакытта да бетми ул» - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов зур сәяхәткә кузгалган
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гастрольләр сезонын япкан җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар, уллары Самир һәм кызлары Камилланы алып, зур сәяхәткә кузгалган.

«Эш бер вакытта да бетми ул. Үзебезне тынычландырып, бер көндә җыендык та, чыгып киттек. Беренче ил – Таиланд. Бик зур рәхмәт, матур теләкләр теләп калдыгыз. Алда Бангкок, Вьетнам, Сингапур һәм тагын берничә ил көтә безне, – дип сөйләде бу хакта Гүзәл үзенең сәхифәсендә.

Җырчы җылы яктан видеолар урнаштыра башлагач, алардан: «Тагын ике балагыз кая соң? Арианна белән Эллари күренми», – дип сораучылар күп булган.

«Арианна безгә соңрак килеп кушылачак. Эллари диплом яклап йөри, шуңа безнең белән бара алмады. Безнең инде, һәрвакыттагыча, вакыт чикле. Шуңа да, балаларның икесе белән булса да, сәяхәт итеп алырга булдык. Кызыклы, матур урыннарны сезгә дә күрсәтеп барырбыз. Кыскасы бик кызу сәяхәт көтелә, безнең белән булыгыз», – дип аңлаткан Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар