Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эш акчада түгел, бу – мәхәббәт!»: 81 яшьлек миллиардер 26 яшьлек Алинага өйләнә

news_top_970_100
«Эш акчада түгел, бу – мәхәббәт!»: 81 яшьлек миллиардер 26 яшьлек Алинага өйләнә

Германиядә яшәүче 81 яшьлек миллиардер Хорст-Дитер Эш Санкт-Петербургтан 26 яшьлек Алина исемле кызга өйләнә, дип хәбәр итә Германия басмасы BILD.

Хорст-Дитер Эш – «Вильгельмина» модель агентлыгының элекке хуҗасы. 26 яшьлек Алина Кузняткина белән аның инде балалары Марселина да бар икән. Аларның Мексикада туйлары узган, һәм бизнесменның шәхси биләмәсендә никах теркәлгән. Туйда 22 кеше генә булган.

Туйда кияү дә, кәләш тә «чиксез шат иде» дип яза басма. «Марселина мине дөньядагы иң бәхетле кеше итә. Бу яшьтә кабат әти булуым – минем иң дөрес карарым», – дигән миллиардер.

BILD язганча, кәләш миллиардер белән социаль челтәрләрдә танышкан. 24 яшендә ул бизнесмен белән бергә яши башлаган. Алина Петербургта, Мәскәүдә укыган, ул бай гаиләдән һәм шуңа күрә «Аны әти-әнисе байлык белән ничек иркәләсә, мин дә иркәлим, әмма монда акчаның катышы юк, бу – мәхәббәт», – дигән миллиардер.

Хорст-Дитер Эш маркалар коллекцияләү һәм пазллар җыю белән шөгыльләнә икән. Алина да шушы хоббины ярата башлаганын әйткән.

Хорст-Дитер Эш 1970 елларда машина төзелеше белән шөгыльләнә башлый, «IBH-Holding» ширкәтен оештыра. Бу концерн бик уңышлы эшли, әмма бераздан ул бөлгенлеккә төшә, хәтта утырып та чыга. Аннары ул АКШка күченеп китә. АКШтагы «Вильгельмина» агентлыгын 90нчы елларда сатып ала һәм аны финанс яктан отышлы итә. Шунысы кызык – аның эшлекле партнерларының берсе Дональд Трамп булган.

Соңгы елларда ул Мексикада торак сату-алу белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда бизнестан бераз читләшеп, «гаилә белән генә мәшгуль» булуын әйткән.

Хорст-Дитерның элекке хатыны Югославиядән булган, аның 1971 елда кызы туган була. Аннары алар аерылышалар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 август 2024
    Исемсез
    Эе синен чибэрлегенэ кызышып чыккандыр, колдерден. Бай кызына бай яшь кияу беткэндер.
  • 30 август 2024
    Исемсез
    И минем әтием әнидән 14 яшькә зур булуыннан гомер буе кыенсынды, әле ул озак яшь сакланды һәм матур ир-ат иде. Аңа күп хатын-кызлар кызыгып йөргәнен беләм, ә ул гомер буе тугрылыклы булды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100