Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ерткыч талаган кебек: Нәни кыз белән малай урамда биш яшьлек баланы комага киткәнче кыйнаган

"Бу кадәр травмалар каян килгәнен аңлый алмадык. Берәр ерткыч җәнлек талаган дип фаразладык", - дигән табиб.

news_top_970_100
Ерткыч талаган кебек: Нәни кыз белән малай урамда биш яшьлек баланы комага киткәнче кыйнаган
Еврей автоном округындагы бер бистәдә 10 яшьлек малай һәм 5 яшьлек кыз урамда икәүләшеп  5 яшьлек малайны кыйнаганнар. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Хастаханәгә килгәндә бала кома халәтендә иде. Аның баш сөягендә ачык травма булды. Чигә һәм маңгай өлешендә сынган урыннар күп. Башында яралар күп. Бала бик күп кан югалткан", - дип сөйләгән агентлыкка балалар хастаханәсе хирургы  Александр Березань.

Бала хәзерге вакытта бик авыр хәлдә реанимациядә ята. "Малай хәзер дә комада. Хастаханәгә килгәндә бу кадәр травмалар каян килгәнен аңлый алмадык. Берәр ерткыч җәнлек талаган дип фаразладык. Анасы шок халәтендә иде", - дигән табиб. 

Еврей автоном округ хакимиятендә баланы урамда башка балалар кыйнавын әйткәннәр. "Әлеге җинаятьтә 10 яшьлек малай һәм 5 яшьлек кыз шикләнелә", - дигән өлкәдә балалар хокуклары буенча вәкил.

Аның сүзләре буенча, 10 яшьлек малайның физик мөмкинлекләре чикле. Ул өйдә һәм коррекция мәктәбендә белем алган.

Өлкә буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100