Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ерткыч бит ул! Ике пычак белән кадаган». Интернетта танышкан егет тол хатынны үтергән

news_top_970_100
«Ерткыч бит ул! Ике пычак белән кадаган». Интернетта танышкан егет тол хатынны үтергән
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкә суды Читада туып-үскән 26 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Аны талауда һәм аеруча вәхшилек белән үтерүдә гаепле дип тапканнар. Әлеге кеше Новосибирскида яшәүче хатын-кыз белән интернетта танышкан һәм, очрашкач, үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ерткыч бит, ул аны ике пычак белән кыйнаган», – диелә бу хәбәрдә. Ир-ат хатын-кызны муенындагы алтын чылбырына кызыгып үтергән.

Ир-ат моңа кадәр төрмәдә утырган, хәзер төзелештә эшләгән. 2023 елның язында интернетта үзеннән 2 тапкыр олырак яшьтәге хатын белән таныша. Аннары ул хатынга кунакка килә.

«Ул Светлананың фатирына килә, муенында алтын чылбырны, алкаларын күрә. Шуларны талап алу өчен, аш пычагын ала һәм күп тапкыр суга», – дигән прокуратура вәкиле.

51 яшьлек Светлананы туганнары 8 мартта эзли башлый. Ул беркемне дә бәйрәм белән котламагач, үзе трубканы алмагач, чаң сугалар.

«Без аңа шалтырата алмадык, кич белән 9 тирәсендә улы фатирына бара, тик керә алмый. Ачкыч эчке яктан йозакка тыгып куелган була. Ишекне шунда ук ватмый торалар. Икенче көнне иртән алтынчы яртыда эшкә барышлый кереп чыгарга булдым. Ә улы балкон ишеге ачык булуын, кухняда ут януын әйтте», – ди Светлананың апасы Ольга.

Ольга апасы фатирына килгәч, полиция чакыра. Ишекне ачкач, хуҗабикәнең канга баткан мәетен табалар.

«Коткаручылар башта бер сорау бирде – ул сулагаймы? Чөнки сугу сул яктан булган. Юк, ул сулагай түгел, дидем», – ди Ольга.

Хокук саклаучылар Светлана үзен-үзе үтергән дигән версияне кире кага. 51 яшьлек Светлана күптән түгел генә тол калса да, бик актив, киләчәккә планнар корып яши.

Аннары ачыкланганча, фаҗига булыр алдыннан Светлана 8 мартта интернетта яшь егет белән таныша, бәйрәм кичен уздыру өчен, егетне өенә чакыра. Алар тик торганнан гына талаша башлый. Егет пычак ала да хатынга кадый. Аннары 60 мең сумлык әйберләрен алып, кача. Аны тиз арада тоталар. Ир-ат гаебен шунда ук таный.

«Ул кеше түгел. Ул аның гәүдәсендә пычакны сындырган, аннары тагын бер пычак алып кадый башлаган. Ерткыч бит ул, аны кешеләр янына чыгарырга ярамый», – ди Ольга.

Суд карары буенча, Виктор Номоконов исемле бу кеше 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100