Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эротик фотога төшкән балалар бакчасы мөдирен тәнкыйтьләмиләр: «Өендәгесе безгә кагылмый»

news_top_970_100
Эротик фотога төшкән балалар бакчасы мөдирен тәнкыйтьләмиләр: «Өендәгесе безгә кагылмый»

Красноярск балалар бакчасы мөдире төшерелгән эротик кадрлар бөтен интернетка таралды. Хатын-кыз бер кич эчендә танылырга өлгерде, әмма бөтен игътибар кызның үзенә түгел, ә аның эш урынына юнәлде. Ул инде 3 ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җитәкче булып эшли, һәм бик тә «шәрә» видеолар өчен аңа һәр тарафтан да шелтә белдерелгән.

Интернетта балалар бакчасы хезмәткәренең ялангач килеш фотога төшүе турында гапләшсәләр, бу бакчага йөрүче балаларның ата-аналары җитәкчелеккә башка темага ризасызлык белдерә.

«КП-Красноярск» журналисты белән сөйләшкәндә, кайбер әниләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тәрбиячеләре еш алмашынуын, акча җыешырга туры килүен, мөдирнең кыйммәтле «Мерседес»та йөрүен сөйләгән. Икенче бер ата-аналар төркеме, директорга яла ягалар, дигән фикердә.

Акча җыешу

Ата-аналар сүзләренчә, балалар бакчасы өчен ай саен меңәр сум акча бирәләр. Җәй көне дә, балалар анда бармаса да, бакчаның ихтыяҗлары өчен тагын күпмедер җыялар икән. Әти-әниләр әйтүенчә, канцелярия әйберләреннән алып балалар мәйданчыгын ремонтлауга кадәр алар кесәсенә төшә.

Ни өчен без барысын да сатып алырга тиешлегебезне бөтенләй аңламыйм. Моның өчен һәр бакчаның бюджеты бар. Канцелярияне сатып алыгыз, диләр. Аннары «без нәрсәдер буядык, чәчәкләр утырттык, уенчыклар сатып алдык» диләр. Ата-аналар комитеты күп нәрсә сатып алды, – ди Кристина.

Мөдир бакчага кадәр утырып килә торган кыйммәтле «Мерседес» турында да сөйләшкәләп алалар. Ә кайберәүләр, балаларга чыгымнар акланган, дип саный икән.

Балаларга альбомнар кирәк, уенчыкларны да, мәйданчыкта да барысын да ваталар, без бары тик кыш көне генә көрәкләр сатып алдык, ә шәхсән мөдиргә бернәрсә дә җыймадык, – дип сөйләгән Ольга исемле әни кеше.

Ата-аналарга бу балалар бакчасында тәрбиячеләрнең озак эшләмәве, аларның гел алышынып торуы да ошамаган .

«Өендә нәрсә эшләве безгә кагылмый»

Бу ата-аналар балалар бакчасы мөдиренең ялангач төшкән фотолары турында башта белмәгән. Бу турыда ишетүчеләр дә яшь кызны моның өчен хөкем итми.

Әгәр ул моны эштән соң эшли икән, һәм бу – балалар белән мөнәсәбәтләргә берничек тә комачауламаса, теләсә нәрсә эшләсен, – дигән Ольга.

Бу – аның шәхси тормышы, иң мөһиме – ул эштә эшли, ә өендә нәрсә эшләве безгә кагылмый, законсыз нәрсә булмаса, мөһим түгел, – дигән Мария.

«КП-Красноярск» журналисты бу ата-аналар арасында мөдирне интим фотолар өчен каты тәнкыйтьләүчеләрне очратмаган.

Әгәр кеше мондый тормыш белән яшәргә тели икән, сәхифәсе ябык булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Ирина.

Юрист фикере

Балалар бакчасы мөдиренең мондый фотоларын интернетка чыгарган кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Әгәр хатын-кыз фото һәм видео таратырга рөхсәт бирмәсә, интернетта мондый кадрларның барлыкка килүе РФ ҖК 137нче маддәсе буенча «шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу» дип санала. Бу – 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Ул Тикшерү комитетына гариза белән мөрәҗәгать итә ала, тикшерү үткәреләчәк, ә аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Шулай ук кадрларда җенси органнар күренсә, фото һәм видеоны «чыгарган» кеше порнографик материаллар тарату өчен дә җәзага тартылырга мөмкин. 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, – дип сөйләде юрист Олег Белянин. Эштән кууга килгәндә: фотога ялангач төшкән өчен, эштән куып чыгарырга ярамый. Бу – законга каршы киләчәк, эштән азат итүнең мондый очрагын судка бирергә мөмкин. Ләкин еш кына яклар үзара килешү төзиләр, яки эштән алу өчен законлы сәбәп эзләнә.

«КП-Красноярск» редакциясе шулай ук мәгариф идарәсеннән комментарий сораган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100