news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчектән тиз генә ясала торган запеканка

Эремчекле запеканканы балаларга мәктәпкә биреп җибәрергә дә була.

news_top
Эремчектән тиз генә ясала торган запеканка

Запеканка өчен: 1 кап 5 процентлы майлылыктагы эремчек, 1 кап атланмайның 1/3 өлеше, 1 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы манный ярмасы, бер уч йөзем җимеше.

Эремчеккә йомшартылган атланмай кушып, яхшылап болгатабыз. Йомырка, шикәр комы, манный ярмасы өстибез. Шуларны яхшылап болгаткач, куе каймак кебек масса килеп чыга. Йөзем өстибез һәм кабат болгатабыз.

Махсус формага, ул булмаса, тирән эчле табаны бераз майлап җибәрәбез һәм эремчекле массаны салабыз. Форманы 150 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. 20 минут сүрән утта пешерәбез. Шуннан соң духовканың өске яктан да җылыта торган итеп көйлибез дә тагын 20 минут чамасы сүрән утта гына пешерәбез.

Духовкадан алабыз. Суынгач кына табынга бирәбез. Иртәнге аш өчен тиз һәм җиңел ризык. Балалар яратмаса, йөзем салмаска да була. Бал, кайнатма, куертылган сөт белән ашарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар