Эремчекле сырок рецепты
Кибеттә сатыла торган сырокларны яратып ашыйбыз. Ә үзең ясаганы аеруча тәмле булачак.
Сырок өчен: 2 кап шоколад, 300 грамм эремчек, 40 грамм атланмай, 100 грамм шикәр оны, ванилин.
Шоколадны "су мунчасы"нда эретергә һәм аның белән махсус формаларны майлап чыгарга кирәк. Аннары туңдыргычка куярга.
Эремчекне блендер белән вакларга, калган ингредиентларны салып болгатырга.
Шоколадны "су мунчасы"нда эретергә һәм аның белән махсус формаларны майлап чыгарга кирәк. Аннары туңдыргычка куярга.
Эремчекне блендер белән вакларга, калган ингредиентларны салып болгатырга.
Туңдыргычтан алынган шоколад формаларына эчлекне салырга һәм өстен шоколад белән "майларга".
Сырок эченә берәр төрле җиләк салып калдырырга мөмкин.
Аннары сырокны бер сәгатькә туңдыргычка куярга. Аннан алгач, суыткычта сакларга кирәк.