Эремчекле "сырок"ның кайсыларын сатып алырга киңәш ителми?
«Росконтроль» оешмасы тикшерү уздырган һәм җиде төрле «сыроклар»ның берсен дә сатып алмаска киңәш итә.
«Росконтроль» оешмасы эремчекле «сыроклар»ның җиде төрен тикшергән. Аларның бишесе куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында чыкты.
Белгечләр җиде үрнәкнең бишесендә чүпрә күләменең артык булуын ачыклаган. Мәсәлән, «Советские традиции» маркасында чүпрә 14, «Ростагроэкспорт"та — 140, ә «Ностальгия» маркасында — 150 мәртәбә артык. «Билла» һәм
«Ностальгия», «Ростагроэкспорт», «Советские традиции», «Билла» и
Чүпрәгә тикшерүне «Свитлогорье» һәм «Творобушки» «сыроклары» да узган. Икенче үрнәктә сорбин кислотасы булуы ачыкланган. Әлеге консервант «сырок» составында булырга тиеш түгел. Бары тик «Свитологрье» «сырогы» гына барлык күрсәткечләр буенча куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Ләкин белгечләр аның төргәгенә карата дәгъва белдергән. Ул саклаганда яки сатылган вакытта тиз зарарланырга мөмкин.
«Росконтроль» тикшерү узган җиде маркадагы «сырокларның» берсен дә сатып алмаска киңәш итә.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.