Эремчекле шарчыклар (рецепт)
"Шәһри Казан" газетасыннан эремчекле шарчыклар рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан эремчек, 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй кашыгы очына элеп кенә чәй содасы, 1 стакан чамасы он (әзрәк тә ярый).
Эремчеккә йомырка, шикәр комы, тоз һәм чәй содасы салып болгатабыз. Аңа он өстибез. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә.
Сыек майда йөздереп пешерергә.
Эремчеккә йомырка, шикәр комы, тоз һәм чәй содасы салып болгатабыз. Аңа он өстибез. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә.
Сыек майда йөздереп пешерергә.