news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле рогаликлар

Әлеге рецепт бик җиңел, тиз әзерләнә һәм бик тәмле була.

news_top
Эремчекле рогаликлар
Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: 150 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, 300 грамм эремчек, 1 чәй кашыгы ккөпшәкләндергеч, 300-350 грамм он.

Йомшак майны һәм песокны миксер белән болгатабыз. Шушы массага эремчек салабыз. Тагын болгатабыз. Аннан он һәм көпшәкләндергеч өстибез. Камырны басабыз.

Әзер камырны өчкә бүләбез һәм токмачка камыр җәйгән кебек җәябез. Калынлыгы якынча 5 мм булырга тиеш. Җәелгән камырга шикәр комы сибәбез һәм өчпочмаклар ясап кисәбез. Рогаликлар ясау өчен, өчпочмакларны төрәбез.

180 градуска җиткерелгән мичтә 15 минут пешерәбез. Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар