news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле һәм каймаклы чизкейк

Бездә бүген күптән ясарга кызыгып йөргән чизкейк. Балаларым белән тәмләп чәй эчтек. Бик йомшак, тәмле, авызда эреп китә. Бик тиз ясала. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.

news_top
Эремчекле һәм каймаклы чизкейк
Чизкейк нигезе өчен: 200 г печенье, 100 г атланмай.

Печеньены блендер белән вакларга һәм эретелгән атланмай белән болгатырга. Формага җәяргә һәм суыткычка куярга.

Эчлек: 200 г эремчек (минеке 9 %лы), 100 г кибет каймагы (20%лы), 200 г йогырт, тәменчә шикәр комы (2 аш кашыгы шикәр комы салдым), 20 г желатин, 60 мл сөт.

Эш башланганчы желатинны 50 мл салкын суга эрергә салып куярга. Эремчекне иләк аша үткәрергә, шуңа каймак, йогырт салып болгатырга. Желатин әзер булгач,кайнар сөткә салып җебетергә.Бераз суынгач, эремчекле массага салып болгатырга.

Печеньены өстенә эзер массаны шуңа салырга. Суыткычта 1-2 сәгать тотарга.

Желе өчен туңдыргычта катырылган чия һәм кура җиләге сиробын кулланырга мөмкин. 1 стакан сиропка 1 аш кашыгы желатин салырга. Башта желатинны 50 мл салкын суда җебетергә. Аннары кайнар сиропка салып эреп беткәнче болгатырга. Суынгач теге масса өстенә агызырга. Янә 2 сәгатькә суыткычка куярга кирәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар