Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле кекс рецепты

Анда йөзем җимеше һәм әстерхан чикләвеге дә кушылган.

news_top_970_100
Эремчекле кекс рецепты
https://www.instagram.com/iliuza_ramilevna/

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан эремчекле кекс рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 150 грамм эремчек, 1 йомырка, 70 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 200 грамм он, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 10 грамм ванилин, 4 аш кашыгы кайнатма (абрикос джемы), 30 грамм йөзем, 30 грамм чикләвек.

Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камыр басарга.

Аннары йөземне яхшылап юарга, ә чикләвекне вакларга кирәк.

Камырны җәяргә, джем яки кайнатма ягарга, йөзем белән чикләвек сибәргә, рулет итеп төрергә, кырыйларын бөгеп куярга. Аннары уртага кисәбез, әмма бераз кисмичә калдырырга, үрергә.

Табаны үсемлек мае белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100