Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле-җиләкле бәлеш (рецепт)

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан "Эремчекле-җиләкле бәлеш" рецептын тәкъдим итәбез

news_top_970_100
Эремчекле-җиләкле бәлеш (рецепт)
Камыр өчен : 200 гр.он, 150 гр.акмай, 100 гр шикәр комы, 2 йомырка, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эчлек өчен : 500 гр эремчек,100 гр шикәр комы,1- 2 йомырка,100 гр каймак, төше алынган чия яки башка төр бакча җиләге.

Эш барышы: йомшартылган атланмайны шакмаклап турыйбыз. Он, камыр көпшәкләндергеч, шикәр комы кушып уабыз. Яхшылап угач ике йомырка салып, камырыбызны басып бетерәбез. Пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз.

Камыр ял иткән арада эчлекне әзерлибез. Эремчек, йомырка, каймак, шикәр комын блендер белән яхшылап болгатабыз.

Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кул белән җәеп чыгабыз. Эчлекне салып, өстенә төше алынган чияләрне яки башка җиләке тезеп чыгабыз.

Пирогны 180-190 градуслы кызган мичкә пешерергә куябыз. Тәмле булып пешсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100