Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле чизкейк рецепты

Сезнең игътибарга пешермичә генә ясала торган татлы ризык – чизкейк тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Эремчекле чизкейк рецепты

Чизкейкның нигезе өчен: 250 грамм “Юбилейное” печеньесы, 150 грамм ак май. Печеньены блендер белән вакларга һәм бүлмә температурасында йомшарган ак май белән бутарга, табаны майлап бу катнашманы җәяргә, 1 см таба кырыена да өяргә. Суыткычка куярга.

Эчлек өчен 500 грамм эремчек, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан сөт, 1 кап ванилин, 10 грамм желатин, 1 апельсин кирәк. Эремчеккә шикәр комы,  1 стакан сөт, ванилин салып болгатырга, 1 апельсинны кабыгы белән бергә блендер белән вакларга һәм эремчек катнашмасына кушарга. Желатинны коры савытка салырга, өстенә 1 стакан сөт салып  сүлпән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга.

Чизкейкның нигезенә эчлекне агызырга һәм янә суыткычка куярга. 2 сәгатьтән суыткычтан алып, өстен җиләк-җимеш, шоколад, чикләвек белән бизәргә мөмкин. Иң гади ысулы - кибеттә сатыла торган желеларны блендер белен болгатып сыеклап алырга һәм чизкейк өстенә ягарга.

Татлы ризык сезнең һәм якыннарыгызның кәефен күтәрер. Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100