news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчекле бәлеш

Лаеш районы Сенгел авылында яшәүче Әлмира Миңнуллинадан эремчек бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Эремчекле бәлеш
Әчегә изелгән (һәр кешенең яратып пешерә торган үз рецебы булырга мөмкин) камырны таба зурлыгына үлчәп җәяргә.

Эчлек өчен: 250 гр авыл эремчеге , 3 йомырка, 5 аш каш шикәр комы, 2-3 аш аш авыл каймагы, ванилин.

Эчлекне камырга җәяргә, камыр кырыйларын матур итеп ясарга һәм мичкә озатырга. Өсте кызаргач мичтән алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар