news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эремчек запеканкасы

Эремчек запеканкасы һәркемгә балалар бакчасыннан ук таныш, бүген дә күпләрнең яратып ашаган ризыгы.

news_top
Эремчек запеканкасы

Запеканка өчен: 1 пачка ванилин, 500 г эремчек, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан кефир, 2/3 стакан шикәр комы, ярты стакан манный ярмасы, 5 йомырка.

Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. 


Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. 


Йомырка сарысын, эремчек, көпшәкләндергеч, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз. 


Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр комы салып болгатабыз һәм эремчек массасына салабыз, ләкин артык каты болгатырга ярамый. 

Майланган табага эремчек массасын салабыз һәм 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар