Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчек сырын өй шартларында ясау рецепты

Өй шартларында ясалган эремчек сыры тәме һәм сыйфаты буенча кибетнекеннән ким түгел, ә бәясе күпкә арзанракка төшә.

news_top_970_100
Эремчек сырын өй шартларында ясау рецепты
http://zainsk-rt.ru/

Ләйлә Мостафина эремчек сырын өй шартларында ясау рецептын тәкъдим итә.

1 литр кибет кефирын пакетта килеш, яки икенче савытка бушатып, кичтән туңдыргычка куеп калдырыгыз. Иртән алып, кефирны пакетыннан бушатыгыз, дуршлак өстенә куелган берничә кат чиста марляга салып куегыз. Кичкә кадәр торсын. Кефир эреп, эремчек суы ага, ә марляда сыр кала.

Шушы сырны алып, теләгәнчә тоз, борыч, укроп яки башка үләннәр турап салып, болгатыгыз. Блендер белән изәргә дә була. Теләсәгез кыздырылган гөмбә өстәргә була. Сырны суыткычта саклагыз.

Сырдан бутербродлар, кремнар ясарга була. Калган эремчек суын шулай ук файдаланырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100