Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчек коймаклары

Иртән чәй эчәргә эремчек коймаклары пешереп алырга тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Эремчек коймаклары

Камыр өчен: 500 грамм эремчек, 3 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч һәм ванилин, 2/3 стакан йөзем җимеше, 1,5 стакан он, бераз тоз, кыздыру өчен үсемлек мае.

Барысын бергә кушып болгатырга, кулларны суда юешлеп кечкенә коймаклар ясарга, онда әвәләргә һәм майда ике ягын да кыздырырга.

Эремчек коймакларын кайнар мичкә 10 минутка куеп пешереп бетерергә кирәк.

Коймаклар өстенә шикәр комы кушылган каймак яки төрле җиләк-җимеш кайнатмасы салып бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100